Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Салым түләр чак

2020 ел өчен салымнар түләү чоры дәвам итә. Милек салымнарын түләүгә квитанцияләр сентябрь аенда ук килә башлады. Түләүләрне исә 1 декабрьгә кадәр башкарырга кирәк. 

Билгеле булганча, шәхси милектә фатиры, йорты, тәмамланган төзелеше, җир участогы, автомобиле hәм башка төр транспорты булган физик затлар милек салымы түләргә тиеш.  
Район финанс-бюджет палатасы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә район территориясендә милекләре булган салым түләүчеләр саны – 69 мең 848 кеше. 2020 ел өчен транспорт, җир hәм милек салымнары буенча 152 млн 617 мең сум түләү җыеп аласы бар. Бүгенге көндә аның якынча 15 проценты җыелган. Бу – 20 млн сумнан артык дигән сүз. 
Тукайлыларның узган еллар өчен 31 млн сумнан артык бурычы бар. Шул исәптән транспорт салымы – 19 млн 783 сум, җир салымы – 7 млн 046 мең сум, милек салымы – 4 млн 731 мең сум. Иң күп әҗәтлеләр исемлегендә – Кече Шилнә авыл җирлеге. Анда яшәүчеләрнең 6 млн 448 мең сум бурычы бар. Әҗмәкәй, Мәләкәс, Бәтке, Князево җирлекләрендә салым бурычы 2шәр млн сумнан артык. Шулай Новотроицкое, Калмаш hәм Түбән Суыксу авыл җирлекләрендә дә бурычлылар күп. «Җирлегебездә салым җыю  буенча эш тукталып тормый, – ди иң күп бурычлы авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов. – Әҗәтлеләргә декабрь аена кадәр салымнарны түләргә кирәклеге турында кисәтүләр ясыйбыз», – ди ул.
Салым түләү квитанцияләрен почта аша алучыларга ул, этаплап, 1 ноябрьгә кадәр киләчәк. Шәхси кабинеты булган салым түләүчеләргә уведомлениеләр электрон рәвештә җибәрелә. Квитанцияләрне шулай ук салым инспекциясенә hәм күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Шәхси кабинет аша түләүне шунда ук башкарырга була.
Райондашларның күбесе әлеге хезмәттән файдалана, аның уңайлы булуын бәяли. Иске Дөреш авылннан Гүзәл Гаффарова да нәкъ шулай эшлим ди: «Хәзерге тормышта уңайлыклар күп. Мәсәлән, хәзер күпләр кебек үк мин дә түләүләрне интернет аша гына башкарам. Элек утка-суга, газга квитанцияләр килгәч, почтага яисә банкка йөри идек. Ә анда күпме вакыт чират көтеп утырасың. Хәзер җайлы –  бар түләүләрне өеңдә, үзеңә уңайлы вакытта башкарып була. Салымны да сайттагы шәхси кабинетыма кереп түләдем. Болай эшләү тиз дә, уңайлы да, бугенге көн чирләреннән саклану өчен дә әйбәт». 
2020 ел өчен салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләмәгән очракта салым суммасына пеня өстәлә башлый, дип кисәтә ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 9нчы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Альберт Миңнәхмәтов. 
– Пенялар өстәлмәсен, бурычлы исеме тагылмасын, эшең суд приставларына китмәсен өчен түләүне 1 декабрьдән соңга калдырмау мөһим. Пенялар 2 декабрьдән үк исәпләнә башлый, – ди ул. 
Салымны вакытында түләмәүчеләрнең эше судка кадәр барып җитәргә мөмкин. Мондый очракларда бурычлының акчасына яки милкенә арест салына. Аерым очракларда җинаять эше яки административ эш тә кузгатулары ихтимал. Мондый проблемалар килеп чыкмасын өчен салымнарыңны вакытында түләвең отышлы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев