Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым хезмәтләрен Алабугада күрсәтәчәкләр

Тукай районы халкына хезмәт күрсәтүче 9нчы районара салым инспекциясенең Яр Чаллыдагы Валерий Шадрин киселеше, 6нчы йортта урнашкан территориаль-аерымланган бүлекчәсе 1 декабрьдән эшен туктата. Тукайлылар бу көннән барлык салым хезмәтләре буенча Алабуга шәһәренә барачаклар. 9нчы районара салым инспекциясе офисы биредә Чапаев урамы, 78нче йорт адресы буенча урнашкан. 

Хезмәт күрсәтү залы дүшәмбедән пәнжешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомга 9.00-16.45 сәгатьләрдә эшли. Вакытны янга калдыру өчен кабул итүгә онлайн язылырга була. Моның өчен nalog.gov.ru сайтында «Сервисы» бүлегенә керергә кирәк.
Гомумән, федераль салым инспекциясенең рәсми сайтында 60тан артык интернет-сервис эшли. Күп хезмәтләрне электрон юл белән алырга була. Әйтик, исәпләнгән салымнар, милек объектлары турындагы мәгълүматларны салым түләүченең шәхси кабинетыннан карарга мөмкин. Шунда ук салымнар түләргә, 3-НДФЛ декларацияләрен җибәрергә була. Шәхси кабинеттан физик затлар да, юридик затлар да файдалана ала. 
Моннан тыш, салымнар буенча дәүләт хезмәтләре алу өчен күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хезмәтләрнең тулы исемлеге «Мои документы» рәсми сайтында «Услуги» бүлегендә күрсәтелгән. 
Консультацияне 8-800-222-22-22 салым инспекөиясенең бердәм контакт-үзәге бушлай телефоныннан да алырга була. Шулай ук nalog.gov.ru рәсми сайтында «Контакты» бүлегендә элемтә телефоннары бар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев