Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Рәсемнәрдә галәм киңлекләре

«Якты юл» газетасы редакциясе космонавтика көне уңаеннан балалар арасында рәсемнәргә бәйге игълан иткән иде. Районыбыз авылларыннан барысы 28 эш килде. Рәсемнәр барысы да матурлар, сайлап алу бик җиңел булмады.

Яшь рәссамнар үз фантазияләрен дә кушып, бик матур галәм киңлекләрен, ракеталарны, космонавтларны ясап җибәргәннәр. Шулай итеп беренче урын Новотроицкое авылыннан 7 яшьлек Карина Кузнецовага, икенче урын Круглое Поледан 5 яшьлек Ева Марковага бирелде. Өченче урында Новотроицкоедан Захар Сторокин рәсеме лаек булды.
Барлык катнашучы балаларга рәхмәтебезне белдерәбез. Җиңүчеләрнең бүләкләрне эш көннәрендә редакциядән килеп алуларын сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев