Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Сыерчыгым, рәхим ит!»

«Якты юл»(Светлый путь) газетасы редакциясе малайлар – кызлар арасында «Сыерчыгым, рәхим ит!» исемле иң матур сыерчык оясы ясаучыга бәйге игълан иткән иде. Инде беренче фотосүрәтләр дә безгә килеп иреште. Без сездән үзегез ясаган сыерчык ояларын фотосүрәткә төшереп безнең электрон адреска yakti.ul76@gmail.com га җибәрергә сораган идек. Конкурс 28 апрельгә кадәр дәвам итә. Җиңүчеләргә бүләкләр әзерләдек. Бүген сезнең игътибарга Күзкәй урта мәктәбеннән  8 сыйныф укучысы Айгөл Яковлеваның, Иске Дөреш мәктәбенең  2 сыйныф укучысы Анастасия Холматова һәм Иске Абдул урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Вахитов Ренат, аның сеңлесе 1 сыйныф укучысы Вахитова Риана. эшләрен тәкъдим итәбез.

Сездән тагын сыерчык ояларыгызның фотоларын көтәбез! Фото белән бергә үзегезнең кайсы авыл мәктәбендә, ничәнче сыйныфта укуыгыз турында да язарга кирәк. Кәрәзле телефоныгызның номерын да күрсәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев