Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Кадерле әнием!» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек

Иң якын кешеләребезгә – әниләргә багышланган видеокотлаулар бәйгесендә катнашкан һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу юлы конкурсыбызда тукайлылар гына түгел, күрше Актаныш районында яшәүчеләр дә актив катнашты. 

Җинүчеләрне газета укучылар, безнең язылучыларыбыз үзләре сайлады. Тавыш бирү tukai-rt.ru сайтында оештырылды.

Менә алар – безнең җиңүчеләребез:

Түбән Суыксу авылыннан «Ак каен» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар 346 тавыш җыеп беренче урынны алдылар.  

Икенче урында Сәмәкәй авылы «Зиләйлүк» балалар бакчасыннан 5 яшьлек Замир Сәгыйтов. Ул 291 тавыш җыйды. 

Куады авылыннан 5 яшьлек Азиза Гуссамова 254 тавыш белән өченче урында. 

Җиңүчеләрне чын күңелебездән тәбриклибез! Аларга вәгъдә иткән бүләкләрне тапшырдык:
Беренче урын – «Тулпар» ат спорты мәктәбенә 1000 сумлык сертификат (атта йөрү, шәхси шөгыльләнү яки фотосессия өчен атны арендага алу).
Икенче урын – Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» дигән спектакльгә ике кешелек билет.
Өченче урын – «Якты юл» газетасына 2022 елның беренче яртысына бушлай яздыру. 

 / Фото Эльмира Мортазинадан алынды. 
 / Фото Чулпан Сәгыйтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев