Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Без спортны яратабыз!»

«Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спорт белән актив тормыш алып баручы райондашларыбызны ачыклау йөзеннән «Без спортны яратабыз!» дип исемләнгән бәйге игълан итте. Конкурска кызыклы фотолар һәм аларга аңлатма биргән зур булмаган язмалар кабул ителә. 

Үзегез спорт яратсагыз һәм шундый якыннарыгыз булса, алар турында редакциябезгә язып җибәрегез, фотосын да куегыз. Иң яхшы материаллар газетабыз битләрендә һәм сайтында урын алачак. Бәйге 2021 елның 20 декабренә кадәр дәвам итә. 
Фотоларны, язмаларны yakti.ul@gmail.com электрон адресына җибәрергә кирәк. Шулай ук www.tukai-rt.ru сайтында язмаларга тавыш бирергә мөмкин булачак, җиңүчеләрне билгеләгәндә бу мөһим роль уйнаячак. 
Җиңүчеләрне шәп бүләкләр көтә! Беренче урынга – NAIKOM ARENA техник спорт төрләре стадионыннан мототехникада йөрүгә ярты сәгатьлек бүләк сертификаты.
Язмалар рус һәм татар телләрендә кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев