Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мәңгелеккә кайтты...
Син, китмәдең... Язгы бер иртәдә Кошка әверелеп, мәңгелеккә кайттың. Умырзая булып җанда чәчәк аттың, Сизәсеңме, ничек сөя халкың?!
-
Балачактагы чәкчәк
Һәр кешенең дөнья мәшәкатьләреннән бераз арындырып, ял иттереп, җанына, тәненә тынычлык бирүче шөгыле була. Мин исә шундый чакларда кулыма яратып укый торган «Якты юл» газетасын алам.
-
«Безнең авыл кызлары»
Күзкәй авылы үзешчәннәре Фоат Садриевның шул исемдәге драмасын сәхнәгә куйды. Зал халык белән шыгрым тулы. Авыл халкы белә, безнең үзешчән артистларыбыз спектакльләрне зур осталык белән сәхнәләштерәләр.
-
Кечкенә йолдызлар
«Созвездие-Йолдызлык» XX Республика телевизион фестиваленең зона этабы узды
-
Тел сагында торучылар
Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфыйклы, игелекле итеп күрергә тели. Туган телендә тәрбияләнгән бала әлеге сыйфатларга бай булып үсә. Шундый уй-ниятләр белән без «Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр» дип исемләнгән кичә әзерләдек. Балалар белән очрашуга сүз тәмен белүче осталар Зөләйха Закирова, Гөлфия Әһлиева бик теләп, шатланып килделәр.
-
«Театраль март»
Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Театраль март» фестивале башланды. Анда үзешчән коллективлар һәм мәктәп укучылары катнашачак.
-
Парлы гомер – җырлы гомер
Күзкәй авылы үзешчәннәре 8 Мартка «Парлы гомер – җырлы гомер» дигән бик матур, хис-тойгыларга бай әдәби-музыкаль программа әзерләделәр.
-
Әдәби марафон китап яратучыларны җыйды
Халыкара туган тел көнендә башкалабыз Казанда X Дөньякүләм әдәби марафон узды. Онлайн-марафонда катнашып финалга чыккан меңнән артык миләттәшебез бергә җыелып бәйрәм итте. Әлеге чарага татар зыялылары, әдипләр, шагыйрьләр, язучылар, республика җитәкчеләре, матбугат әһелләре дә чакырылган иде. Китап укучылар үзләре күрергә теләгән язучылар белән очрашты, җылы аралаштылар, истәлеккә фотоларга төштеләр.
-
Илһам Шакиров җырлары очраштыра
Теләнче Тамак мәктәбендә мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга һәм аның иҗатына багышланган бик матур кичә узды.
-
Китап дигән хәзинә бар
Әйе, бар андый хәзинә. Китапханәләрдә саклана ул. Мәсәлән, Иштирәк авылы китапханәсендә генә дә 6,5 мең экземпляр басма исәпләнә. Шушы хәзинә учагына килеп, кыштыр-кыштыр китап сайлау бер бәйрәм булса, якты йөз белән каршы алучы китапханәче белән аралашу ямь өстенә ямь ул. Иштирәк авылы китапханәсе мөдире Алия Закирова яныннан авылдашлары өзелеп тормый. Аларның һәркайсы биредән җан азыгы табып, күңеле сафланып, канәгатьлек алып чыга.
-
Истә, һаман да истә...
Легендар җырчы Илһам Шакиров хакында байтак китаплар дөнья күрде, матбугатта да бик күп язылды һәм язылып тора. Шулай булуга карамастан, кызыклы мәгълүматлар табылып тора. Якын кешеләре – туганнары сөйләгән истәлекләр аеруча кадерле. Зәй районы Дүрт Мунча авылында легендар җырчының бертуган апасы – Зәйнәп Гыйльметдин кызы Гәрәева яши. Туксан бер яшьлек Зәйнәп апа үз улы кебек якын күргән энесе хакында җылы истәлекләре белән уртаклашты.
-
«Алтын бөртек булып калсаң иде...»
Күзкәй мәктәбе тарихы талантларга бай... Язучылар Рәшит Гәрәй, Фәннур Сафин, Салисә Гәрәева, кыска хикәяләр остасы Габделхәй Сабитов төрле елларда безнең авыл мәктәбен тәмамлаганнар. Без аларны һәрвакыт горурлык белән искә алабыз, иҗатларын өйрәнәбез, чараларда шигырьләрен файдаланабыз.
-
Туфан эзеннән... яктылыкка... нурга!
Язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миңнуллин – безнең чорыбызның иң кыю һәм дә тирән фикерле әдибе. Аның көн кадагына туры китереп әйткән зирәк фикерләре, төпле уе, халкы өчен янып-көеп яшәве безнең чор кешеләренә генә түгел, ә бәлки киләчәк буыннар өчен дә кыйммәтле хәзинә. Аның дөньяны нинди төсмерләрдә күрүе, нәрсә уйлавы, кешелекне нәрсәгә өндәве барысы да аның сәхнә әсәрләрендә. Халык театрлары шуңа да аның әсәрләренә еш әйләнеп кайта, алай гына да түгел театрлар күпчелек аның сәхнә әсәрләрен куялар. Татар мәдәниятенең һәм әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләре белән Туфан ага Миңнуллин мәңге безнең күңелләребездә сакланыр. Юк, ул бөтен тереләрдән дә тере, чөнки ул безне яшәргә өйрәтә. Аның шаян да, кинаяле дә, могҗизалы да язмалары әле безне бик озак тәрбияләр. Ярый әле безнең шундый әдипләребез туып тора. Алар бер-берләрен тулыландырып, татар сәнгатен һаман биеккә, үргә күтәрәләр, Әлдермештәге Әлмәндәр карттай мәңге үлмәс итәләр!
-
«Җырлыйк әле» – нәкъ безнеңчә, милли тапшыру
Татарстан Яңа гасыр (ТНВ Планета) каналында атна саен «Җырлыйк әле» тапшыруы дөньяга чыга. Бу тапшыруның максаты изге – халык җырларын, ретро җырларны, милли моңнарыбызны халыкка ирештерү. Бөек Тукай исемен йөрткән районыбызның иң зур горурлыгы – уңган-булган кешеләре, абруйлы ул-кызлары. Татар халкының легендар улы, бөек җырчы Илһам Шакировның туган төбәге талантларга бай. Шушы көннәрдә районның мәдәният хезмәткәрләре Татарстан Яңа гасыр каналында «Җырлыйк әле» тапшыруын яздырып кайттылар. Нигездә, бу тапшыру легендар җырчы Илһам Шакировны искә алу, аның иҗатын барлауга багышланган иде. Шушы тапшыруда катнашкан райондашларыбызның тапшыруны әзерләгәндә туган хис-кичерешләре, тәэсирләре белән кызыксындык.
-
«Мизгел» Мәскәүдә дә сынатмады
7-10 январь көннәрендә «Мизгел» вокаль-инструменталь ансамбле илебез башкаласында конкурста катнашып, лаеклы бәя алды.