Балачактагы чәкчәк
Һәр кешенең дөнья мәшәкатьләреннән бераз арындырып, ял иттереп, җанына, тәненә тынычлык бирүче шөгыле була. Мин исә шундый чакларда кулыма яратып укый торган «Якты юл» газетасын алам.
Газетаның күптән түгел басылган бер санында «Тукай чәкчәгенә гимн» дигән мәкалә чыкты. Шуны укыгач, минем дә балачак хатирәләрем яңарды. Татар халкының йөзек кашы, табын күрке булган, татар ашларының да иң дәрәҗәлесе саналган чәкчәккә дан җырларга җыену ирексездән үземне туган җиремдә – Зәй районының Пусташит авылында безнең йортта бик еш үткәрелә торган коръән ашларын һәм башка бәйрәмнәрне искә төшерде.
Мин ерак әбием Шәмсегаян белән әнкәем Разиянең зур бер хәстәрлек белән төш пешергәннәрен хәтерлим. Безнең якларда аны төш итеп пешергәннәр, чөнки ул бик вак итеп киселгән була иде. Ә инде соңгы елларда баллап ясый башлагач кына, аны чәкчәк дия башладылар. Әбиләребез бик сирәк кенә, якын ахирәтләре кергәндә генә, берәмләп кенә чәйгә салып эчкәннәр. Безнең авылдан ерак түгел Әхмәт авылында ап-ак он тарта торган тегермән булган. Авыл кешеләре анда яхшы сортлы бодай гына тартканнар. Ә хатын-кызлар бу онны биек нечкә иләктән иләп, ак калач һәм төш пешерергә генә тотканнар. Төш пешерүгә авылның аш-су осталары гына алынган. Алар ак алъяпкычларын, ак яулыкларын бәйләп, догаларын укып, матур теләкләрен теләп эшләгәннәр. Элекке заманнарда төшне учак ягып казанда пешергәннәр. Ә төшне бүлгәләп салганда, кабарып пешсен очен, учакка салам салганнар. Чөнки салам тиз янып китә, төш тә тиз кабара. Төш пешергәндә безнең якларда күбрәк җылкы мае (ат мае) һәм сыерның эч мае, бераз сары май да салганнар.
Аш-су өстәленә кызыл эремчек куйганнар, янәшә савытка сары май салганнар. Менә шундый авыр заманнарда да татар халкы үзенең йолаларын саклап килгән.
Безнең йортта дини бәйрәмнәр бик еш була иде. Ашларда ир-атлар өйләгә кадәр, ә хатын-кызлар өйләдән соң җыела. Мичкә 7-8 бәлеш тыгыла. Ничек өлгергәннәр диген? Халык та бик тату, бердәм иде шул. Без балалар да су ташу, утын кертү, табак-савыт юу кебек эшләрдә әниләрнең уң кулы булдык.
Мин бүген шуны телим, гореф-гадәтләребез шулай сакланып килсен, милли ризыкларыбыз булып торсын, яшьләр аларны күреп, өйрәнеп үссеннәр, татлы чәкчәкләребезнең даны ерак гасырларга китсен иде.
Гөлгенә ИСРАФИЛОВА.
Иске Җирекле авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев