Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туфан эзеннән... яктылыкка... нурга!

Язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миңнуллин – безнең чорыбызның иң кыю һәм дә тирән фикерле әдибе. Аның көн кадагына туры китереп әйткән зирәк фикерләре, төпле уе, халкы өчен янып-көеп яшәве безнең чор кешеләренә генә түгел, ә бәлки киләчәк буыннар өчен дә кыйммәтле хәзинә. Аның дөньяны нинди төсмерләрдә күрүе, нәрсә уйлавы, кешелекне нәрсәгә өндәве барысы да аның сәхнә әсәрләрендә. Халык театрлары шуңа да аның әсәрләренә еш әйләнеп кайта, алай гына да түгел театрлар күпчелек аның сәхнә әсәрләрен куялар. Татар мәдәниятенең һәм әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләре белән Туфан ага Миңнуллин мәңге безнең күңелләребездә сакланыр. Юк, ул бөтен тереләрдән дә тере, чөнки ул безне яшәргә өйрәтә. Аның шаян да, кинаяле дә, могҗизалы да язмалары әле безне бик озак тәрбияләр. Ярый әле безнең шундый әдипләребез туып тора. Алар бер-берләрен тулыландырып, татар сәнгатен һаман биеккә, үргә күтәрәләр, Әлдермештәге Әлмәндәр карттай мәңге үлмәс итәләр!

Соңгы вакытта мин үзем дә сәхнә әсәрләре яза башладым. Инде шактый гына уңышларым да бар. Кулда – каләм, үрнәк алыр әдипләребез булганда, драматургия дигән тылсымлы илгә без дә аяк атларбыз. Иң мөһиме, язган язмаларыбыз халык күңеленә барып җитсен, калганы – вакыт карамагында.
Ә бүген, шушы минутларда бик сөенечле хәбәр алдым: туган авылым мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Хыял» балалар театры (җитәкчеләре – А.Хәмидуллина), районкүләм Театраль Олимп» фестивалендә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан махсус шушы театр балалары өчен язылган – «Гомерләрең булгач яшисең икән...» дигән драма әсәремне сәхнәләштереп, 1 урынны яулаганнар. Афәрин, нәни артистлар! Ә узган ел шушы ук фестивальдә – Иштирәк авылының «Тамчы» балалар театры (җитәкчеләре – Г.Хадиева), «Җенле күл» исемле маҗаралы әсәрем белән 1 урынга чыкканнар иде. Ә аның алдындагы елда шул ук, минем нәни дусларым – «Тамчы» балалар театры «Тылсымлы төн» әсәрем белән республикакүләм «Иделкәем» балалар театрлары фестивалендә дипломант булып кайтты. Узган ел 8 нче Март бәйрәменә әзерләнгән «Тәүбә йорты» дигән әсәремне дә иштирәклеләр, инде бу юлы зурлар төркеме, искиткеч матур итеп сәхнәгә куйдылар. Халык көчле алкышларга, чәчкәләргә күмгән иде. Интернет челтәре – зур мөмкинлекләр киңлеге. Әлеге әсәрләрнең куелышы, уңышлары турында язып, фотолар куюым булды, республикабызның төрле төбәкләреннән сәхнә әсәрләремне сорап яздылар. Инде бүген сәхнә әсәрләремне башка районнарда, авылларда да уйныйлар. Театр балаларны татар теленә генә түгел, ә зәвыкка, аралашуга, сәхнә осталыгына, кыю, үзара тату, дустанә булырга, миллилеккә, гаделлеккә, акны-карадан аерырга, тәрбияле, әдәпле булырга өйрәтә. Шуңа да, кечкенә генә булса да изгелек кылуыма, укучы балаларга матур әсәрләр бүләк итә алуыма, әлеге сәләтем ачылуына сөенеп туя алмыйм. Нинди генә уйга чумсам да, беренче ярдәмгә килгән тылсымлы каләмемә рәхмәтлемен.
Бу урында оста итеп, рольләргә кереп уйнаган балаларга, аларның җитәкчеләре – үз эшләрен җиренә җиткереп, яратып башкаручы Гүзәл Хадиева белән Алия Хәмидуллинага һәм дә остазыбыз, авылдашым, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, оста гармунчыбыз Ильдус ага Абдуллинга чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Бу минем – драматургиядәге тәүге адымнарым, тәүге уңышларым! Бу шатлыгым белән сезнең белән дә уртаклашам, дусларым. 

Рәзинә Сәетгәрәева, 
ТР Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, шагыйрә.

Фото автордан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев