27 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Туфан эзеннән... яктылыкка... нурга!
Язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миңнуллин – безнең чорыбызның иң кыю һәм дә тирән фикерле әдибе. Аның көн кадагына туры китереп әйткән зирәк фикерләре, төпле уе, халкы өчен янып-көеп яшәве безнең чор кешеләренә генә түгел, ә бәлки киләчәк буыннар өчен дә кыйммәтле хәзинә. Аның дөньяны нинди төсмерләрдә күрүе, нәрсә уйлавы, кешелекне нәрсәгә өндәве барысы да аның сәхнә әсәрләрендә. Халык театрлары шуңа да аның әсәрләренә еш әйләнеп кайта, алай гына да түгел театрлар күпчелек аның сәхнә әсәрләрен куялар. Татар мәдәниятенең һәм әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләре белән Туфан ага Миңнуллин мәңге безнең күңелләребездә сакланыр. Юк, ул бөтен тереләрдән дә тере, чөнки ул безне яшәргә өйрәтә. Аның шаян да, кинаяле дә, могҗизалы да язмалары әле безне бик озак тәрбияләр. Ярый әле безнең шундый әдипләребез туып тора. Алар бер-берләрен тулыландырып, татар сәнгатен һаман биеккә, үргә күтәрәләр, Әлдермештәге Әлмәндәр карттай мәңге үлмәс итәләр!
-
Сабыйлар чыныгып үсә
Балалар чиргә аеруча тиз бирешәләр һәм аны бик авыр уздыралар. Шуңа күрә аларның сәламәтлеге турында әти-әниләре генә түгел, без –мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре дә даими кайгыртып торабыз.
-
Тышы татарча, ә эче?
Районнардан җыелган мәгълүмат буенча, республикада ике дәүләт телендә дә рәсмиләштерелгән урам күрсәткечләренең өлеше 100 процентны тәшкил итә.
-
Ана капиталы: кемгә күпме бирәләр?
Кеше чит илгә күченеп китсә дә, ана капиталы алырга гариза тапшыра ала.