Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабыйлар чыныгып үсә

Балалар чиргә аеруча тиз бирешәләр һәм аны бик авыр уздыралар. Шуңа күрә аларның сәламәтлеге турында әти-әниләре генә түгел, без –мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре дә даими кайгыртып торабыз.

Безнең «Аккошкай» («Лебедушка») бакчасында нәниләрнең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту иң мөһим бурыч булып тора һәм көндәлек эшебездә дә беренче урында. Һәр иртәне нәниләребез бик яратып гимнастика ясый. Көндезге йокыдан торгач та, төрле күнегүләр ясап, тәннәрен язалар. Шулай ук сулыш алу гимнастикасына өйрәнәләр. Моннан тыш, сабыйларны чыныктыру өчен, атнага өч тапкыр физкультура дәресләре үткәрәбез. Балалар хәрәкәтле уеннарны бик яраталар, бигрәк тә саф һавада уза торганнарын көтеп алалар, урамга теләп чыгалар. 
Чисталык – саулыкның нигезе икәнен һәркайсыбыз белә. Безнең бакчада бүлмәләрне юып-җилләтү кебек көндәлек эшләр белән бергә, «генераль» җыештырулар да үз вакытында һәм җиренә җиткереп башкарыла. 
Балаларның сәламәтлеге турында бакчабызның медицина персоналы даими кайгыртып тора. Кышын салкын тиюләрне, вируслы авыруларның таралуын булдырмас өчен профилактика чараларының аерым планы булдырыла. Һәм без барыбыз да андый чараларның үтәлүенә бик җитди карыйбыз. Балаларның әти-әниләре арасында аңлату эшләре алып барабыз, стена газеталары чыгарабыз. Район һәм поселок медиклары белән очрашуларны бергәләп оештырабыз. 
Авырулар, йогышлы вируслар бакчабызны урап үтсен өчен бергәләп тырышуыбыз бушка китмәс дип ышанабыз.

Земфира Гарипова,
«Аккошкай» («Лебедушка») балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.

2019 елда тын юлларына салкан тидереп Тукай район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән 139 кешенең 34 е – 14 яшькә кадәрге балалар.
1 млн 928 мең татарстанлы гриппка каршы вакцинация үткән.

Фото предоставлено Земфирой Гариповой.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев