Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Тамчы» артистлары
Сәхнәдә – әле ныгырга да өлгермәгән иңнәренә зурлар белән беррәттән тормыш авырлыгын күтәрергә туры килгән ач-ялангач балалар. Аларның балачагын сугыш урлаган, шуңа да йөзләре артык җитди, күзләре уйчан. Уйнап-көлеп, белем алып, көченнән килгән эшне генә башкарып яшәргә тиешле балаларның авыр язмышы йөрәкне тетрәтә. Сугыштан соңгы авыр чорлар. Балаларның тән-бәдәннәре ризык җитмәүдән арык булса да, йөзләрендә өмет чаткысы шәйләнә. Авыр тойгылар аларның рухын имгәтмәгән.
-
Бүләккә – спектакль
«Театраль олимп» фестивале кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек уңаеннан Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашларына Ш.Хөсәеновның «Егерме ел үткәч» дип аталган спектаклен бүләк итте.
-
Сәхнәдә – «Хыял»
Биклән халык театры әле генә 40 еллык юбилеен билгеләп үткән иде. Инде менә театрның иярчене – «Хыял» балалар театры махсус үзләре өчен язылган «Гомерләрең булгач, яшисең икән...» дигән ике пәрдәлек драмамны сәхнәләштерде. Бу әсәр Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында иҗат ителде.
-
Серле дөнья
Күзкәй авылы үзешчәннәре узган шимбәдә, авылдашлар соравы буенча, Фәнәвил Вәлиуллинның «Корт» дигән ике пәрдәлек пьесасын кабатлап күрсәтте. Инде бер тапкыр куелган булса да, мәдәният йортына халык байтак җыелган иде.
-
Гомернең көзе дә матур
Иске Абдул мәдәният йортына Тукай һәм Мөслим районы ветераннар советы рәисләре «Бер күрешү – үзе бер гомер» исемле очрашу кичәсенә җыелды. Иске Абдул авылы ветераннар советы рәисе Клара Хөсәенова тәкъдиме белән оештырылган кичә үзара тәҗрибә алмашу, дуслык күперен ныгыту һәм күңелле ял итү чарасы да булды.
-
Бай тарихлы театр
Биклән театры кемнәрне генә үзенә тартмады, кемнәр генә артист күлмәге кимәде икән?.. Театр авыл белән генә чикләнмичә, спектакльләрен күрше авылларда да куя, сәхнә декорацияләре белән күп чакрым юллар үтәләр.
-
Барыр юлында адашмас иманлы халык кына
Район мөхтәсибәте мәдәният бүлеге белән берлектә Иске Абдул мәдәният йортында мөнәҗәтләр кичәсе уздырды. Тукай районы җирлегеннән һәм Минзәләдән барлыгы 28 мөнәҗәтче килгән иде. Аларның барысын да мөхтәсибәт бүләкләде, район мәдәният бүлеге рәхмәт хатлары тапшырды.
-
Иң шаяннар һәм иң тапкырлар
Соңгы елларда Шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарының актуаль икәнен белсәм дә, үземнең бер тапкыр да уйнаганым һәм конкурс төрләренә дә төшенгәнем юк иде. Район мәдәният һәм ял үзәгендә эшли башлавыма Шаяннар һәм тапкырлар клубы фестивален оештыру йөкләнгәч, башта бераз куркып та калдым. Моңа кадәр чит төбәктә татар мәдәниятен саклап калу һәм аның үсеше өлкәсендә эшләгән кешегә ШТК фестивале уздыру читен кебек тоелды. Тиз арада положениене эшләп чыгып, авыл мәдәният йортларына тараттык. Мәдәният йорты җитәкчеләре дә бераз аптырап калдылар. Әзерләнү өчен вакыт бик әз иде. Мәдәният һәм ял үзәге директоры Илнур Сәхбетдиновның үз сүзен тота белүе катнашучыларга да, оештыручыларга да фестивальгә җаваплы карарга булышты. Кадрлар белгече Эльза Бакирова студент чагында ШТКда катнашкан, ул да ярдәмгә килде.
-
Әдипләр белән якыннан таныштык
Мусабай-Завод урта мәктәбендә укучылар да үткен каләм ияләре, киң колачлы язучылар белән очрашу бәхетенә иреште. Ул көнне бездә кунакта язучы, тарихчы-галим, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, язучы, шагыйрь, тәрҗемәче Мансур Сафин һәм язучы, прозаик Марс Яһудин булдылар.
-
Моңга төрелеп яши күңелләрдә
Шагыйрьнең туган авылы Күзкәйгә – ул укыган мәктәп укучылары белән очрашуга Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Һади Атласый исемендәге премияләр иясе, танылган язучы, шагыйрь, публицист Айдар Хәлим һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, прозаик, «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» медале лауреаты, Фатих Хөсни, Дамир Сираҗиев исемендәге премияләр иясе, драматург Рәдиф Сәгъди килде.
-
Тәэсирле очрашу
Районыбыз шагыйре Фәннүр Сафинны искә алу чарасы безнең Биклән урта мәктәбендә дә узды. Бәхетебезгә, безгә Татарстанның халык язучысы, тел язмышына тирән игътибар бирүче шәхес Рабит Батуллин килде. Ул һәрдаим эзләнүдә һәм табышта булган гаҗәеп кызыклы, зыялы кеше, романнар, повестьлар, хикәяләр, пьесалар, мәзәкләр авторы. Рабит аганың тынгысыз хезмәте югары бәяләнгән. Аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелгән. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләргә лаек булган.
-
«Җәлил укулары» бәйгесенең төбәк туры
24 ноябрьдә Иске Абдул мәдәният йортында «Җәлил укулары» республикакүләм бәйгесенең төбәк (зона) туры узачак.
-
Илһам абыйны юксыну нәрсәгә әверелде?..
Илһам абыйның якты дөньядан безне ташлап китүенә әле бер ел да үтәргә өлгермәде, аны юксыну тойгысы җанымны бимазалый башлады. Әйе, халкы белән гомерлеккә хушлашуыннан соң көчәйгәннән-көчәя генә барды ул сары сагыш, ачы үкенеч... Әйтерсең лә, тормыш агышы туктап калды: кышның аклыгын күрмәдем, язның ямен сизмәдем, җылысына сөенмәдем, инде көзгә керәбез... Карлы юллардан кыңгыраулы атларның җилдереп узулары Илһам тавышы тоемында тагын да дәртлерәк яңгырый иде шул.
-
Тукай районы мине таң калдырды
Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева үзенең 70 яшен тутырды. Аның сәхнәгә чыгуына 50 ел. Татар сәнгатен үстерүгә, дөньяга танытуга, халык җырларын саклап калып, буыннан-буынга тапшыруда аның өлеше бәяләп бетергесез. Моның өчен, беренче чиратта, чын талант булырга, халык күңеленә ачкыч таба белергә кирәк. Әлбәттә инде, намуслы булырга, чын тавыш, моңлы тавыш белән халык мәхәббәтен казанып хезмәт итәргә кирәк. Хәмдүнә апа нәкъ шундыйлардан. Аны таныган, яраткан халкына рәхмәтле ул. Соңгы араларда ул безнең редакциягә дә якынайды. Тукай районында без уздырган бәйрәмнәрнең күркәм бизәге булып алды. Без аның тормышы, тормышка карашы турында да байтак нәрсәләр белдек. Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы сугыштан соң туган бала. Башкортстанның Борай районы Котлыяр исемле кечкенә татар авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа телефон элемтәсе станциясендә монтажчы булып эшли. Соңрак музыка училищесына укырга керә. 1971 елда Казан татар филармониясенә эшкә килә. 1987 елга кадәр шунда эшли. «Гармун моңнары» дигән беренче җырын ул Эмиль Җәләлетдинов төркемендә эшләгәндә башкара. Моңы һәм көчле тавышы белән тиз арада тамашачы күңелен яулап ала. 1987 елда Татарстанның атказанган, 1992 елда халык артисты исемнәренә лаек була. Аның репертуарында 1000ләп җыр бар. Нигездә, татар халык җырлары.
-
«Серле каләм» иҗат бәйгесе талантларга юл ача
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы якташыбыз, танылган шагыйрь Фәннүр Сафинның туган көненә багышлап «Җырымда юатырмын» әдәби-музыкаль кичәсе кысаларында «Серле каләм» исемле районкүләм иҗади бәйге игълан иткән иде.