Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Алтын бөртек булып калсаң иде...»

Күзкәй мәктәбе тарихы талантларга бай... Язучылар Рәшит Гәрәй, Фәннур Сафин, Салисә Гәрәева, кыска хикәяләр остасы Габделхәй Сабитов төрле елларда безнең авыл мәктәбен тәмамлаганнар. Без аларны һәрвакыт горурлык белән искә алабыз, иҗатларын өйрәнәбез, чараларда шигырьләрен файдаланабыз.

Авыл китапханәсе каршында эшләп килүче «Хатирә» клубында аларның туган көннәре, юбилейларына багышланган әдәби укулар, музыкаль кичәләр еш үткәрелә. Әле көз көне генә үзенчәлекле язмышлы шагыйрә, Тулбай авылы кызы Салисә Гәрәеваның иҗатына багышланган «Милли нур өләшүче» дигән әдәби укулар үткәргән идек. Анда кабат шагыйрәнең тормыш юлын өйрәндек, шигырьләрен сөйләп, аның сүзләренә язылган җырларны җырладык.
Салисә Гәрәеваны язмыш өзелеп яраткан туган җиреннән аерып, Урал якларына алып киткән. Шуңадыр туган ил, туган җир төшенчәсе аның шигырьләрендә бик калку, бик кадерле итеп сурәтләнә. Өзелеп-өзелеп туган ягын сагынса да, яратып, үз итеп яши ул Уралда. Милләтебезгә хас тырышлык белән, бөтен күңелен, бөтен көчен биреп эшли. Салисә 30 ел Чиләбедә яшәп иҗат итә, яскынып эшли. Җирле халыкның никадәр хөрмәтен казанса да, Салисә Гәрәеваның күңеле һаман Татарстанын сагына. Ахыр чиктә сихри Тургаяк та, Чибәркүлләр дә, шифалы дала кымызлары да, аның ярдәме белән оештырылган Сабантуйлары да тотып кала алмый аны. Ашкынып, сагынып газиз ватанына, ата-баба җиренә – Казанга кайтып, җиң сызганып эшкә алына.
Иҗатташы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ирек Сабиров болай дип язды: «Татарстанның танылган шагыйрәсе Салисә Гәрәеваның Урал якларында калдырган эзе тирән: милли киңәшмәләрдә, корылтайларда аның исеме бүген дә гел яңгырап тора, бик күпләр аны әледән-әле рәхмәт укып искә ала». Димәк, шагыйрәнең бер шигырендә язган «Алтын бөртек булып калсак иде!..» дигән хыялы чынга ашкан.
СССР Журналистлары берлеге, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Салисә Гәрәева тирән белем, сәләтенә юнәлеш биргән туган мәктәбенең 70 еллык юбилеена кайтып, сагыш һәм очрашу шатлагы белән сугарылган шигырьләрен сөйләп, хатирәләрен уртаклашып сокландырган иде.
Аның туган көнен искә алып, шигырьләренә мөрәҗәгать итеп торсак та, авылга күптән кайтканы юк иде. Салисәнең Минзәләдәге ветераннар интернатында яшәвен ишеткәч, «Хатирә» клубына йөрүчеләр, анда яшәүче барлык ятим өлкәннәргә күчтәнәчләр алып, шагыйрәбез белән күрешеп сөйләшергә, аның хәлен белергә бардык. Күзкәйдән килүебезне, ул укыган чорда үзебезнең дә төрле сыйныфларда укып йөрүебезне, аның мәктәптә укыганда ук яза башлаган шигырьләрен беренче укучылары булуыбызны әйтеп көлешеп алдык. Аның өчен әзерләп килгән бүләк-күчтәнәчләребезне тапшырып, хәл-әхвәлләрне белешеп, кайтыр юлга чыктык. Очрашу күңелдә бераз сагыш калдырса да, аралар ерак түгел, тагын баргаларбыз дигән нияттә кайттык.

Тәнзилә ШӘЙХНУРОВА, 
«Хатирә» клубы җитәкчесе.

Фото Тәнзилә Шәйхнуровадан алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X