Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Мизгел» Мәскәүдә дә сынатмады

7-10 январь көннәрендә «Мизгел» вокаль-инструменталь ансамбле илебез башкаласында конкурста катнашып, лаеклы бәя алды. 

Яңа ел! Яңа өметләр! Матур итеп бизәлгән чыршы, уенчыклар, бүләкләр! Болар барысы да безнең күңелләрдә балачактан алып олыгайганчы бары тик якты истәлекләр белән истә кала! Ә инде менә шушы бәйрәмне Мәскәү шәһәрендә дә каршыласаң, бермә-бер истәлекле! Без дә Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты каршында эшләүче «Мизгел» үзешчән инструменталь ансамбле белән Мәскәү шәһәрендә данлыклы Измайлово концертлар залында чыгыш ясау бәхетенә ирештек. « Душа народа моего» V – Халыкара милли халыклар мәдәнияте фестивалендә ике конкурс номеры белән: «Татар халык көйләре» номинациясендә – «Ак калфак» һәм «Әпипә»; «Татар җырлары» номинациясендә «Җырлыйк әле», «Әнисә» һәм «Рус халык җырлары» номинациясендә «Ой, мороз, мороз» номерлары белән чыгыш ясап, ике тапкыр I дәрәҗә лауреат исеменә, аерым махсус бүләк – «Халык традицияләрен саклаучылар» дипломына, Сочи шәһәрендә үтәчәк бәйгеләрдә катнашу хокукы бирүче сертификатка лаек булдык. 
«Мизгел» курайчылар ансамбле 2016 елда гына оешкан иде. Кыска гына вакыт эчендә күп кенә тамашачыларның яраткан ансамбленә әверелде. Талантлы балаларыбыз төрле районкүләм һәм Республикакүләм конкурсларда һәрдаим катнашып киләләр. Аларның татар музыка сәнгатенә мәхәббәте, аеруча курай, кашык, маракас кебек халык уен коралларына һәвәслеге куандыра. Ансамбльнең җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзир Гыймазетдинов. Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында эшләү дәверендә Нәзир Фәнир улы 1988 елда «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамбле оештырып җибәргән иде. Еллар дәверендә шушы ансамбль «Яшьлек» исемен «Мизгел»гә үзгәртте. Ә менә соңгы елларда җырчылар белән курайчылар берләшеп, вокаль-инструменталь төркем булып оештылар. Хәзерге вакытта «Мизгел» ансамбленә 8– 12 яшьлек мәктәп укучылары йөри. 
Мәскәүдә узган мәртәбәле конкурста илебезнең төрле шәһәрләреннән, республикалардан килгән талантлы балалар көч сынаштылар. Жюри әгъзалары – күренекле «Кабардинка» дәүләт ансамбле җитәкчесе, РФ Дәүләт премиясе лауреаты Игорь Атабиев, Мәскәү дәүләт мәдәният институты укытучысы Юлия Шмакова, Төркиянең күренекле мәдәният эшлеклесе Мetehan GOZUTOK, Гнесиннар исемендәге Россия Академиясенең өлкән укытучысы, «Яр-марка» фольклор группасының җитәкчесе Наталья Романова һәр конкурсантка үз нәтиҗәләрен чыгардылар. Игорь Килишбиевич безнең ансамбльне югары бәяләп болай диде: «Балаларыбыз үз халыкларының музыкаль традицияләрен онытмыйлар. Әйтик, Татарстаннан килгән коллектив бу нисбәттән барыбызга да лаеклы үрнәк күрсәтте. Гран-при дипломын алу өчен аларга бик аз гына балл җитмәде». Бу сүзләр үзебезнең Тукай районын һәм Татарстанны яклап чыгыш ясавыбызга иң югары бәя дип уйлыйбыз. Фестивальдән соң балаларыбыз Мәскәү шәһәре буйлап экскурсиядә булдылар. Ә авылга кайтканнан соң: «Рәхәт булса да торган-йөргән җиребез, барыбер үзебезнең туган авылыбызга җитми инде!» – диеп көлештеләр. Яңа Бүләк мәдәният йорты хезмәткәрләре исеменнән «Мизгел» ансамблендә катнашучы хәрбер балага һәм аларның әти– әниләренә чын күңелдән рәхмәтебезне әйтәсебез килә!

Дилбәр Гыймазетдинова, 
Тукай районы Яңа Бүләк авылы.

Фотоны автор тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев