Якты юл
  • Рус Тат
  • 17 гыйнвар 2020 яңалыклары

    • 17 гыйнвар 2020 - 15:20
      Оста итеп чәкчәк пешерүчеләр арасында үткәрелүче «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесе буенча НИГЕЗЛӘМӘ
      Авыл җирлекләрендә чәкчәк пешерүче осталар бәйге шартлары белән кызыксына башлады инде. Узган елда беренче тапкыр оештырылган бу бәйге сынау гына иде. Анда иң кыюлар катнашып, үзләрен сынап карады. Ә Тукай районында мондый осталар йөзләгән. Кемдер чәкчәкне үз туганнарын сыйлау өчен генә әзерләсә, кем өчендер инде бу – яшәү өчен акча эшләү чыганагы. Ничек кенә дисәң дә, бу яктан районда көндәшлек зур. Шуңа күрә үзләрен күрсәтеп, танылырга теләүчеләр дә аз түгел. Чәкчәкне тәмле итеп, җиренә җиткереп пешерү дә бөтен кешенең дә хәленнән килми, әлбәттә, ул – зур тырышлык һәм осталык сорый торган хезмәт. Һәм, ниһаять, без быел да кабаттан осталарның нәрсәгә сәләтле икәннәрен күрәчәкбез.  Бәйгенең сайлап алу турларын үткәрү район җитәкчелеге тәкъдиме белән Башкарма комитетның мәдәният бүлегенә йөкләнде. Авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренең халыкка якынрак булуын исәпкә алып, алар аны җиренә җиткереп, үз катнашучыларын бөтен сыйфатларын искә алып, күрсәтәчәк. Сайлап алу туры осталар арасында чын ярыш формасында үтәргә һәм истә калырлык булырга, һәр авылда чын бәйрәмгә әйләнергә тиеш. Бәйгене матур итеп оештырып чыгуда без авыл җирлекләре башлыклары ярдәменә өметләнәбез. Чөнки һәр җирлектән булган катнашучы үз авылы данын яклаячак, авылларын тәкъдим итәчәк. Шуңа да сайлап алу турында да, финалда да һәр катнашучының җанатарлары булсын иде. Оста чәкчәк пешерүче булу бер хәл булса, шушы татлы ризыкны матур итеп халык алдында күрсәтә белү дә кирәк бит. Ә җанатарларның залда булуы һәр катнашучыга җиңүгә дәрт өстәячәк. 
      286
      0
      0
    • 17 гыйнвар 2020 - 14:35
      Электрон хезмәт кенәгәсе кертелә
      2020 елдан электрон хезмәт кенәгәсе гамәлгә кертелә. Шәхси лицевой счет хәзер «Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат» дигән яңа бүлекчә белән тулыландырыла.
      175
      0
      0
    • 17 гыйнвар 2020 - 14:05
      «Мизгел» Мәскәүдә дә сынатмады
      7-10 январь көннәрендә «Мизгел» вокаль-инструменталь ансамбле илебез башкаласында конкурста катнашып, лаеклы бәя алды. 
      287
      0
      0
    • 17 гыйнвар 2020 - 13:45
      Рәсим Шәйхаттаров:  «Мин йөгерәм, минем арттан башкалар йөгерә...» 
      Бу дөньяга һәркем үз язмышы белән килә. Кемгәдер Аллаһы Тәгалә күпләп акыл-талант, кемгәдер искиткеч кыяфәт, кемгәдер ул мулдан лидерлык сыйфатларын бирә. Шушы сыйфатларның берьюлы барысын да үзендә туплаган кешеләр дә бар. Районыбызда танылган шәхес, «Ярыш» җаваплылыгы чикле җәмгыяте җитәкчесе Рәсим Мансур улы Шәйхаттаров шундыйлардан. Дистә еллар инде аның һәр көне иртә таңнан аягына итек киеп, басу-кырларны әйләнеп кайтудан башлана. Шундый олы хуҗалык белән җитәкчелек иткәч, әлбәттә инде, син башкалардан алдарак йөрергә, барысын да белеп, үз күзләрең белән күреп торырга тиеш, ди ул. Эшне оештыра белү, кешеләр күңеленә юл табу – шулдыр ул лидер кешенең мөһим сыйфатлары. Юкка гына аның турында яратып, Җир улы ул, димиләр.
      283
      0
      0
    • 17 гыйнвар 2020 - 12:43
      Татарстанда «Экология» проекты буенча урманнарны саклауга 200 млн сум тотылачак
      Быел республикада 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу, 11 мең тонна орлык һәм 30 млн үсенте әзерләү планлаштырыла.
      111
      0
      0
    • 17 гыйнвар 2020 - 12:15
      Халыкара фестиваль-бәйге лауреатлары
      Мәркәзебез Казанда күптән түгел (сигезенче январьда) хореография сәнгате буенча «Казань великая» исемле халыкара фестиваль үткәрелде.
      151
      0
      0
    • 17 гыйнвар 2020 - 12:10
      «Тамчы» артистлары
      Сәхнәдә – әле ныгырга да өлгермәгән иңнәренә зурлар белән беррәттән тормыш авырлыгын күтәрергә туры килгән ач-ялангач балалар. Аларның балачагын сугыш урлаган, шуңа да йөзләре артык җитди, күзләре уйчан. Уйнап-көлеп, белем алып, көченнән килгән эшне генә башкарып яшәргә тиешле балаларның авыр язмышы йөрәкне тетрәтә. Сугыштан соңгы авыр чорлар. Балаларның тән-бәдәннәре ризык җитмәүдән арык булса да, йөзләрендә өмет чаткысы шәйләнә. Авыр тойгылар аларның рухын имгәтмәгән. 
      224
      0
      0
    • 17 гыйнвар 2020 - 11:30
      Калмаш: район үсеше яктысында
      Авыл халкы белән чираттагы очрашу Калмаш авылында узды. Җирлек башлыгы Равия Габдуллина халыкны 2019 елда җирлекнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, яңа елга планнар белән уртаклашты. Очрашуда район башлыгы Фаил Камаев катнашты.
      264
      0
      0
    • 17 гыйнвар 2020 - 10:50
      Илһам Шакиров истәлегенә багышлап
      Легендар җырчы, якташыбыз Илһам Шакировның 85 еллыгы якынлаша. Шул уңайдан Татарстан яңа гасыр (ТНВ Планета) каналында халык яратып карый торган «Җырлыйк әле» тапшыруында безнең районда яшәп иҗат итүче мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясаячак. 
      164
      0
      0
    Реклама