Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илһам Шакиров истәлегенә багышлап

Легендар җырчы, якташыбыз Илһам Шакировның 85 еллыгы якынлаша. Шул уңайдан Татарстан яңа гасыр (ТНВ Планета) каналында халык яратып карый торган «Җырлыйк әле» тапшыруында безнең районда яшәп иҗат итүче мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясаячак. 

Урта һәм яшь буын вәкилләреннән төзелгән ике төркем арасындагы бәйгедә җанатарлар булып район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре дә барачак һәм Яңа Бүләк мәдәният йорты режиссеры Нәзир Гыймазетдинов алар исеменнән тамашачыларга җыр бүләк итәчәк. Һәр якшәмбе көнне Татарстан Яңа гасыр каналында бара торган «Җырлыйк әле» тапшыруында беренче төркемдә – Илһам Шакировның бертуган абыйсы Кыяметдин аганың улы – Флюр Шакиров, Мусабай Завод мәдәният йорты директоры Сөмбел Зарипова, Күктәк Мирсәет авылында яшәүче Фирдәвес Идрисов һәм икенче төркемдә районның ял һәм мәдәният үзәге директоры Илнур Сәхбетдинов, Түбән Суыксу мәдәният йорты директоры Ләйсән Нигъмәтуллина, Круглое Поле күпфункцияле үзәк директоры Владимир Самойлов катнашачаклар. Тапшыруда халык җырчысы Илһам Шакиров репертуарыннан да җырлар булыр дип көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев