Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Тамчы» артистлары

Сәхнәдә – әле ныгырга да өлгермәгән иңнәренә зурлар белән беррәттән тормыш авырлыгын күтәрергә туры килгән ач-ялангач балалар. Аларның балачагын сугыш урлаган, шуңа да йөзләре артык җитди, күзләре уйчан. Уйнап-көлеп, белем алып, көченнән килгән эшне генә башкарып яшәргә тиешле балаларның авыр язмышы йөрәкне тетрәтә. Сугыштан соңгы авыр чорлар. Балаларның тән-бәдәннәре ризык җитмәүдән арык булса да, йөзләрендә өмет чаткысы шәйләнә. Авыр тойгылар аларның рухын имгәтмәгән. 

Иштирәк гомумбелем бирү мәктәбе каршында эшләп килүче «Тамчы» драмтүгәрәгенә йөрүче укучылар Абдулла Әхмәтнең «Аларның язмышы» дип исемләнгән драма әсәрендәге геройларны шул рәвешле җанландырып халык күңеленә җиткерә алу сәләтенә ия булуларын күрсәтәләр. Сугыштан соңгы авыр чорларны кичермәгән буын вәкилләренең рольгә керү осталыгын жюрида утыручылар тиешенчә бәялиләр. Җиңүнең 75 еллыгына багышланган республикакүләм бәйгедә «Тамчы» II дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Дәрәҗәле конкурста лауреат булу балаларны канатландыра. Алар хәзер Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү чараларын үткәрүгә җиң сызганып керешкәннәр. 
Солтан Һадиев, Зәлия Закирова, Руслан Хөсәенов сабый чактан – балалар бакчасына йөргән вакыттан алып «Тамчы»ны үз иткәннәр. Драмтүгәрәккә йөрүче тугызынчы сыйныф укучысы Руслан Хөсәенов: «Киләчәктә драма артисты булырга телим. Даими рәвештә сәхнәдә чыгыш ясау каушап калудан, кыюсызлыктан арынырга ярдәм итә. Аннары, бездә коллективизм дигән сыйфат формалашты – бер-беребез өчен үлеп торабыз. Бәләкәйләр – эне-сеңелләребез. Димәк, без – бер гаилә. Драмтүгәрәккә йөрү сәхнәдә генә түгел, һәр җирдә үзеңне тота белергә – әдәпкә дә өйрәтә. Режиссерыбыз Гүзәл Фәһимовнага драмтүгәрәккә йөрүче балалар исеменнән рәхмәт әйтәсем килә», – ди. 
Гүзәл Һадиеваның өч баласы да әниләре җитәкләгән түгәрәктә тәрбияләнәләр. Диләрә Һадиева мәктәптә укыганда мәдәни чаралар үзәгендә булган. «Тукай бәйрәме»ндә сөекле шагыйребезнең шигырен сәнгатьле сөйләп, республика буенча I урын алган. Быел ул Алабуга культура-агарту көллиятенә укырга кергән. Дүртенче сыйныфта укучы Солтан Һадиевның да артистлык сәләте ачылып килә. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Закирова: «Драмтүгәрәккә йөрүче балалар олыны олы, кечене кече итеп, туганнарча мөгамәлә кылып яшиләр. Урта һәм югары звенода укучылар мәдәният дөньясына беренче адымнарын ясаган башлангыч сыйныф укучыларына бик теләп булышалар. Кече яшьтән дуслыкның кадерен белергә өйрәнү бик кирәкле сыйфат. Балачактагы дуслык нык була. Киләчәктә дә, үзара хәл-әхвәл белешеп, ярдәм итешеп яшәрләр, ин шәә Аллаһ», – ди балаларның дустанә булуларына ихластан сөенеп. 
Мәктәпне тәмамлап чыгучы укучыларга алмаш бар. Зарина Мостафина, Ризван Нургалиев, Солтан Һадиев, Фатыйма Закирова башлангыч сыйныфта укыйлар. Алар инде сәхнәне үз итәргә өлгергәннәр. Аннары, төрле бәйгеләрдә җиңү дә балаларны рухландыра – иҗатка әйдәп тора. «Державин укулары»нда Айзилә Зәйнетдинова сәнгатьле сөйләм буенча I урынга ия була. Гүзәл Һадиева: «Шигъриятне ярату кешене рухи яктан баета. Балалар проза һәм драма әсәрләрен дә яратып укыйлар. Һәм, иң мөһиме, фикер йөртү сәләтенә ия булалар», – ди. Тамаша карарга килгән ата-аналар: «Драмтүгәрәккә йөрү балаларга бар яклап та уңай йогынты ясый. «Тамчы»бызның иҗат чишмәсе һәрвакыт челтерәп торсын. Яхшы даны еракларга таралсын», – диләр. 
Иштирәк мәктәбенең «Тамчы» драма түгәрәге җитәкчесе Гүзәл Һадиева мәсәл сөйләү буенча районкүләм фестиваль үткәрү максатыннан республиканың мәдәният грантын алу өчен махсус проект эшләгән. Шушы конкурста җиңгән өчен бирелгән акча хисабына Иштирәктә, мәдәният бүлеге белән берлектә, 2019 елда (театр елына багышлап) районкүләм гала-концерт оештырылган һәм иштирәклеләр бу чарада I урынны алганнар. Район күләмендә оештырылган «Театраль Олимп», «Ступени» һәм республика дәрәҗәсендәге «Театральное Поволжье» дип аталган бәйгеләрдә дә алар призлы урыннар алып киләләр. «Тамчыдан күл җыела» ди халык. Зур сәнгатькә адымнар әнә шулай мәктәп бусагасыннан башлана да инде. 

Фото Гүзәл Һадиевадан алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев