Оста итеп чәкчәк пешерүчеләр арасында үткәрелүче «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесе буенча НИГЕЗЛӘМӘ
Авыл җирлекләрендә чәкчәк пешерүче осталар бәйге шартлары белән кызыксына башлады инде. Узган елда беренче тапкыр оештырылган бу бәйге сынау гына иде. Анда иң кыюлар катнашып, үзләрен сынап карады. Ә Тукай районында мондый осталар йөзләгән. Кемдер чәкчәкне үз туганнарын сыйлау өчен генә әзерләсә, кем өчендер инде бу – яшәү өчен акча эшләү чыганагы. Ничек кенә дисәң дә, бу яктан районда көндәшлек зур. Шуңа күрә үзләрен күрсәтеп, танылырга теләүчеләр дә аз түгел. Чәкчәкне тәмле итеп, җиренә җиткереп пешерү дә бөтен кешенең дә хәленнән килми, әлбәттә, ул – зур тырышлык һәм осталык сорый торган хезмәт. Һәм, ниһаять, без быел да кабаттан осталарның нәрсәгә сәләтле икәннәрен күрәчәкбез.
Бәйгенең сайлап алу турларын үткәрү район җитәкчелеге тәкъдиме белән Башкарма комитетның мәдәният бүлегенә йөкләнде. Авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренең халыкка якынрак булуын исәпкә алып, алар аны җиренә җиткереп, үз катнашучыларын бөтен сыйфатларын искә алып, күрсәтәчәк. Сайлап алу туры осталар арасында чын ярыш формасында үтәргә һәм истә калырлык булырга, һәр авылда чын бәйрәмгә әйләнергә тиеш. Бәйгене матур итеп оештырып чыгуда без авыл җирлекләре башлыклары ярдәменә өметләнәбез. Чөнки һәр җирлектән булган катнашучы үз авылы данын яклаячак, авылларын тәкъдим итәчәк. Шуңа да сайлап алу турында да, финалда да һәр катнашучының җанатарлары булсын иде. Оста чәкчәк пешерүче булу бер хәл булса, шушы татлы ризыкны матур итеп халык алдында күрсәтә белү дә кирәк бит. Ә җанатарларның залда булуы һәр катнашучыга җиңүгә дәрт өстәячәк.