Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмаш: район үсеше яктысында

Авыл халкы белән чираттагы очрашу Калмаш авылында узды. Җирлек башлыгы Равия Габдуллина халыкны 2019 елда җирлекнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, яңа елга планнар белән уртаклашты. Очрашуда район башлыгы Фаил Камаев катнашты.

Калмашлылар бу җыенның әһәмиятен аңлап, очрашуга күпләп килгән.
Район башлыгы Фаил Камаев үз чыгышында районның социаль-икътисади үсешенә тукталды, перспективалы программалар турында сөйләде.
Тукай районы – ТР муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсеше рейтингы буенча авыл районнары арасында 3 нче урында.
Авыл хуҗалыгы тармагы өчен ел аеруча уңышлы булды. Аграрийлар район басуларыннан 175 мең тонна ашлык җыеп алуга иреште. Бу – республикада беренче күрсәткеч. Районда актив рәвештә эшкәртелми торган җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү эше бара. Узган ел 1 мең гектардан артыгы эшкәртелеп чәчелде. Тәүлек эчендә савылган сөт күләмен арттыру да мөһим урын алып тора. Көтү яңартуны күздә тотып, Венгриядән 500 баш нәселле терлек кайтарылды. «Гигант», «Ярыш», «Ирек» хуҗалыкларында, «Миннехуҗина» крестьян-фермер хуҗалыгында яңа саву заллары төзелде. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 486 миллион сумлык дәүләт ярдәме алды.
Район актив рәвештә үсә. 2019 елда 100,4 мең кв. метр мәйданлы 746 йорт файдалануга тапшырылган. Социаль мөһим булган объектларны ремонтлау һәм төзүгә 1 миллиард 100 миллион сум акча тотылган. Яңа Бүләк авылының музей-йорты, Яңа поселогының балалар бакчасы, Новотроицкое авыл клубы капиталь ремонтланды, Иске Җирекледә фельдшер-акушерлык пункты, Бәткедә ял паркы төзелде. 2020 елда Түбән Суык-Суда спорт залы төзү, Бәтке авылы мәктәбен, Мәләкәс мәдәният йортын капиталь ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук Әҗмәкәйдә 140 балага исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк.
Калмаш җирлегендә дә социаль картина уңай. Авылда почта бүлеге, Сбербанк филиалы бар. Алар калмашлыларны гына түгел, якын авылларда яшәүчеләрнең дә ихтыяҗын канәгатьләндерә.
Калмаш – үзара салым программасында актив катнашучы җирлекләрнең берсе. 2019 елда бу программада халыкның 95 проценты катнашкан. Халыктан җыелган 495 мең сум дәүләт тарафыннан финанслангач, җирлеккә 2 миллион 400 мең сумнан артык акча кайткан.
Бу акчага Игенче авылының «Түбән» урамында су торбалары, «Үзәк» урамында су гидранты алмаштырылган. Калмаш авылында урнашкан янгын депосының түбәсен япканнар. Шулай ук Калмаш авылының өч участогында юллар төзекләндерелгән. 
Дәүләт программасы буенча Игенче авылында 1 километр озынлыкта ком-таш юл салынган. Әлеге күләмле эшкә 6 миллион 400 мең сумнан артык финанс юнәлтелгән. Шулай ук дәүләт программасы буенча урамнар яктыртылган.
Моңа кадәр Игенче авылының үз мәчете юк иде. Быел күмәк тырышлык белән авылда иман йорты булды. Әлеге изге гамәлгә район хакимияте, «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов, барлык авыл халкы өлеш кертте.
Җирлек башлыгы сүзләренчә, юллар проблемасы аларда да аеруча кискен тора. Калмаш авылының Үзәк урамы ремонт сорый, Советская урамына яңа юл кирәк. Җитәкчеләргә үз гозерләрен җиткерергә ашыккан калмашлыларның күпчелек сораулары да шушы юл проблемасына бәйле булды. Район башлыгы сүзләренчә, Үзәк урамындагы юлны төзекләндерү 2020 елның планына кертелгән. Ә Советская урамын якын еллардагы планга кертү планлаштырыла. Өстәмә финанслар җәлеп иткән очракта, якын арада әлеге урамда ком-таш салып, проблеманы хәл итәргә мөмкин.
Калмаш җирлеге елдан-ел үсә. Әлеге җирлектә 325 участоклы ике яңа микрорайон барлыкка килде: Төньяк һәм Көнбатыш. Билгеле, яңа участокларга инфраструктура проблемасы хас. Биредә яшәүчеләрне аеруча газлаштыру мәсьәләсе борчый икән. Моның турында алар очрашуда әйтеп үтте. «Кыш көне йортны электр белән җылыту аеруча кесәгә суга», – диделәр. Гомумән, газлаштыру проблемасы Тукай районы өчен актуаль. Актив төзелешкә бәйле рәвештә инфраструктура белән тәэмин итү тоткарлана.
Тагын бер проблема –1976 елда төзелгән Калмаш авылы мәдәният йорты капиталь ремонт сорый. Бинаның стеналары, түбәсе таушалган булу сәбәпле, бинада җылы сакланмый. Район башлыгы аңлатканча, ел да районның бер мәдәният йорты дәүләт программасы хисабына ремонтлана. Кайбер мәдәният йортлары белән чагыштырганда, Калмаш клубының торышы чагыштырмача начар түгел. 2016 елда 1 миллион күләмендәге дәүләт гранты тулысынча мәдәният йортын төзкләндерүгә тотылган иде.
Җирлектә эшләүдән туктаган «Якты юл» җитештерү кооперативының терлек биналары эшсез ята. Биналарның берничәсен «Фролов» крестьян-фермер хуҗалыгы, «Тентмакс» ҖЧҖ, «Поверье» ҖЧҖ төзекләндергән һәм үз эшчәнлеген алып бара. Равия Габдуллина сүзләренчә, әлеге предприятиеләр үрнәгендә эш башлаучылар булса, җирлекнең социаль-икътисади үсешенә дә уңай йогынты булыр, өстәмә эш урыннары да барлыкка килер иде.
Җирлектә 40 елдан артык фельдшер булып эшләгән Рәзинә Магсумова барлык пенсионерлар һәм ветераннар исеменнән сүз алды. Ул өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәткән, Интернет үзенчәлекләренә төшендергән мәктәп директоры Айрат Габдуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев