Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
22 декабрь 2020 - 10:45Мәктәп булса – киләчәк барМәктәп авылның яшәү чыганагы, йөрәге дип әйтергә була. Җирлегебездә үткән чараларда, буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләрне саклап калуда балаларның, яшьләрнең роле зур. Хезмәт кешесенә алмаш булып үсеп килүче балаларга төпле тәрбия бирү нәкъ менә мәктәпләргә, укытучыларга йөкләнгән.
-
18 декабрь 2020 - 10:10Һөнәри осталык бәйгесеТукай районы мәгариф хезмәткәрләренең традицион һөнәри осталык конкурслары старт алды. «Ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе» җиңүчеләре, гадәттәгечә, уку елының икенче яртысында ачыкланачак. Ә конкурсының сайлап алу туры декабрь аенда башланды.
-
28 ноябрь 2020 - 10:10Олимпиадалар дәвам итәТукай районы мәктәп укучы-ларының олимпиадалары дәвам итә.
-
5 ноябрь 2020 - 10:50Сак каникулларКөзге каникул көннәрендә балаларның лагерьларда ялы оештырылды. «Балкыш» балаларны сәламәтләндерү лагеренда «Олимпионик» дигән смена ачылды. Бирегә район мәктәпләреннән сәләтле, олимпиадаларда катнаша торган 50 бала җыелды. Алар лагерьда сәламәтлекләрен генә түгел, үзләре яраткан фәннәрдән белемнәрен дә ныгыта. Районда 2 ноябрь-дән мәктәп яны лагерьлары да эшли: 20 белем бирү учреж-дениесендә 804 бала ял итә. Аларның ялы ничек оештырылган? Шул турыда кызыксынып, Бәтке гомуми урта белем бирү мәктәбендә булып кайттык.
-
16 октябрь 2020 - 07:05Иң яхшы татар телчесеКалмия төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Иң яхшы татар теле укытучысы» республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе Гөлназ Фәрхетдинова Укытучылар көнендә район мәгариф идарәсенең мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
14 октябрь 2020 - 13:50Һөнәр генә түгел, табигый сәләт«Балалар төрле, ләкин алар барысы да бертөрле. Сез гомерегезне аларны тәрбияләүгә һәм укытуга – шушы катлаулы хезмәткә багышлагансыз. Һәм, бернигә дә карамый, сез сайлаган хезмәтегезне сыйфатлы итеп башкарырга тиешсез. Безнең район укытучылары бу яктан сынатмыйлар һәм киләчәктә дә республика мәгариф системасында педагогларыбыз иң яхшылар рәтендә булыр дип ышанам», – диде район башлыгы Фаил Камаев Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы кичәдә.
-
18 сентябрь 2020 - 10:25Мәктәпләрдә яңача туклану1 сентябрьдән башлангыч сыйныфларда укучы балалар мәктәптә бушлай туклана.
-
2 сентябрь 2020 - 13:35Район киләчәге укытучы кулындаТукай районы педагоглары, традицион август конференциясенә җыелып, 2019-2020 уку елына йомгак ясады, яңасына бурычлар билгеләде. Конференциягә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев катнашты.
-
2 сентябрь 2020 - 10:35Хәерле сәгатьтә!Табигатьнең көзгә кергән көнендә мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңлады. Белем дөньясына тәүге тапкыр аяк басучы балалар өчен аеруча дулкынландыргыч булды бу бәйрәм. Князево мәктәбендә кыңгырауны беренче сыйныфка баручы Алия Йосыпова белән чыгарылыш класс укучылары Чулпан Бәдретдинова һәм Григорий Цыганков чыңлаттылар.
-
27 август 2020 - 11:05Балаларны тормышка әзерлибезСыйфатлы белем – тормыш сыйфатының нигезе. Бу ике төшенчә үзара нык бәйләнгән, бүгенге көндә алар дәүләт сәясәте критерийлары да булып торалар. Белем бирүдә яхшы сыйфатка ирешү өчен бала белән өлкәннәр, ягъни укытучылар арасында үзара аңлашу, тыгыз элемтә урнаштыру мөһим. Педагоглар алдында бүген балаларны кызыксынучан, эзләнүчән шәхес итеп үстерү бурычы тора.
-
19 август 2020 - 11:50Мәктәпләр яңа уку елына әзерләнәБу көннәрдә Тукай районы башкарма комитеты каршында оештырылган, мәгариф идарәсе җитәкчеләреннән һәм белгечләреннән торган тармак-ара муниципаль комиссия мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерә.
-
19 август 2020 - 10:10Мәктәпкә әзерләнергә булышХуҗалык җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә яңа уку елына әзерлек мәсьәләләре кузгатылды.
-
24 июль 2020 - 08:55Имтиханнар тәмамБыел чыгарылыш сыйныфын тәмамлаган 91 укучының 85е бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды.
-
11 июль 2020 - 10:10БДИ-2020 дәвам итәРайон мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. 3 июльдә башланган сынаулар 22сенә кадәр дәвам итә.