Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәйләүдә – Тройсын бәйрәме 

Борды авыл җирлегенә кергән Җәйләү авылы халкы иң зур, шатланып көтеп ала торган, буыннан-буынга күчеп килүче керәшен бәйрәме – Тройсынны билгеләп үтте. Бу бәйрәм үләннәрнең нәкъ сусыл, һәм яшел чагында билгеләп үтелгәнгә аны яфрак бәйрәме дә дип йөртәләр.

Алдагы көндә бәйрәмне оештыручылар авыл буйлап йөреп, спорт ярышларында, төрле уеннарда катнашучыларга, мәйдан тотучыларга тапшыру өчен бүләкләр җыйдылар. Кечкенә генә авылдан бәйрәмгә атап алынган бүләкләр мул җыелды. Алдан ук Сабан туе мәйданы бик матур итеп бизәлде. Бәйрәмгә килгән кешеләрне депутатыбыз Равил Миннехуҗин сыйлады – бәйрәм күчтәнәче итеп ул 300 кешегә җитәрлек пылау пешертте.
 Авыл халкы иртән гыйбадәт йортына – часовняга җыелды. Биредә күмәкләшеп иман укылды. Ул үзе күңелләрне сафландыра, шатлык өсти торган матур йола.
 Менә кайда ул бердәмлек – җыйнаулашып бер йодрыкка туплану, бергә шатлану, мәйданны гөр китереп бергәләшеп җырлау-бию! Карап торуга ук күңелле, йөрәкне җилкетә бу күренешләр. Ни әйтсәң дә, бәйрәмнәр дә кирәк шул кешегә! Ә Тройсынны бик оста итеп, яратып оештырганнар иде. Бәйрәм шатлыгын Николай атакай бүлеште, депутатыбыз Равил Миннехузин жылы котлады.
«Усадьба Касакина» хуҗалыгы язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясады, кыр батырларын бүләкләде.
 Аннары китте уеннар, көрәш, җитезлеккә ярышулар. Алар җыр, фольклор күренешләр, халык йолалары белән аралашып барды. Бәйрәмебезгә шатлык өстәргә үзенең төркеме белән җырчы Раян Садриев та килгән иде. Булдырды, ихлас күңелен биреп көн буе мәйдан тотты ул: сөйләде дә, шаян сүзләре белән көлдереп тә алды, моңлы җырлары күңелләргә сары май булып ятты. Баксаң, никадәр керәшен җырларын белә икән! Көчле алкышлар, хуплау сүзләре өзелеп тормады. Төрле уеннарда җиңүчеләрне зурлау да тирә-юньгә бәйрәм кайтавазы булып таралды. Иң мөһиме – мәйданда төрле буын кешеләре. Өлкәннәр дә ялындырып тормыйча һөнәрен күрсәтә, яшьләр белән бергә күңел ача.
 Мәйданда милли көрәш кыганнан-кыза барды. Көрәшчеләрнең күбесе Зәй районыннан килгән иде, аларның чыгышын спорт сөючеләр осталыкларына хәйран калып карады. Минзәләдән «Ты супер!» телевизион конкурсы финалисты Данил Новиков килде. Бу да бер көтелмәгән вакыйга булды. Гөрләтеп кул чабып, мәйдандагылар егеткә киләчәккә уңышлар юрадылар. 
 Кыскасы, җәйләүлеләр рәхәтләнеп ял иттеләр. Уеннарда, ярышларда катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде. Ә бүләкләр алуда авыл халкы һәм спонсорларыбыз Р. Миннехузин, В. Касакин, Г. Чернуцкий, А. Закиров, И. Шәрәфиев зур ярдәм күрсәттеләр.
Роза Әбделманова, Борды авыл җирлеге башлыгы.
/ Фото Роза Әбделмановадан алынды. 

Реклама


 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X