Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шилнәбашта заманча мәктәп ачылачак

Башлангыч мәктәпнең ачылуын Шилнәбаш авылы халкы түземсезләнеп көтә. Нигез ташы салынып, төзүчеләр тарафыннан диварлары көннән-көн өскә күтәрелгән саен, балаларын биредә укытырга теләгән ата-аналарның сөенече артты гына.

Ниһаять, төзелеш эшләре тәмамланып, эшчеләр һәм мәктәп хезмәткәрләре вак-төяк кимчелекләрне бетерү, чистарту эшләрен башкарып, уку йортын Белем көненә әзерләү белән мәшъгульләр.

Безне яңа мәктәп бинасының капка яныннан ук Шилнәбаш урта мәктәбе директоры Татьяна Калугина һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Екатерина Червякова каршы алды. Әлеге очрашу турында алдан сөйләшмәсәк тә, әңгәмәдәшләребез безне күрергә бик шат иде.

– Мәктәпкә сокланып туя алмыйбыз. Аның ремонты да, җиһазландырылуы да – искиткеч! – дип, алар безне бина эченә алып кереп киттеләр.

Мәктәпне карау турникеттан үтү белән башланды. Биредә мәктәпнең төрле почмакларында урнаштырылган камералардан сурәтләр компьютерга килә. Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүче хезмәткәр биредә барыннан да хәбәрдар булып, куркыныч янаган чакта билгеле чаралар да күрә ала. Моннан тыш, фойеда безнең район мәктәпләре өчен гадәти булмаган нәрсәне дә күрергә мөмкин. Ул да булса, электрон дәресләр расписаниясе.

– Балалар расписаниядәге һәр үзгәрешне шунда ук, онлайн форматта күрә алачаклар. Безгә дә нинди дә булса төзәтмәләр кертү җиңел булачак, – дип билгеләп үтте Татьяна Калугина.

Аннары без бергәләп спорт залы белән берләштерелгән актлар залына үтәбез. Матур ачык төскә буялган диварларда акчарлаклар ясалган, идәннәрдә махсус резина япмалар, җиһазлар да – аерым игътибарга лаек.

– Менә карагыз нинди безгә электр пианиносын кайтардылар, ә трибунаның үзенә үк урнаштырылган электрон суфлер – мондый суфлер районда бездә генә ул! – дип, мәктәп директоры сөенечен яшермичә, барын да күрсәтеп йөрде.

Чыннан да, уку классларын, шәфкать туташы кабинеты, ашханәне карап чыкканда: «Менә бит, булдыралар!» – дигән уй башка кат-кат килде. Һәр уку классы заман таләпләре белән матур, уңайлы парталар, өстәлләр, урындыклар, интереактив такталар, компьютерлар – кыскасы, уку процессында кирәкле бар нәрсә дә бар монда.

Татьяна Демьяновнаның аерым горурлыгы ул – ашханә әлбәттә. Бирегә килеп кергәч тә, йөзендәге елмаюы тагын да киңәя аның.

– Ашханә турында бик озаклап, тәмләп сөйләргә була. Яңа плитәләр, стеллажлар, суыткыч, хәтта савыт-саба юу машинасы да бар хәзер безнең – ничек гаҗәпләнмисең дә, шатланмыйсың. Сезгә тагын кызлар өчен технология дәресе узучы кабинетны да күрсәтергә телим. Ул кабинетта дәресләр үткәрү генә түгел, мәктәпкә килгән кунакларны кабул итәргә була анда, – дип, директор безне технология классына алып керә.

Сыйныфларда күр ергә гадәтләнгән тактадан, укытучы өстәле, парталардан кала, биредә һәр йорттагы кебек түгәрәк аш өстәле дә, суыткыч, аерым плитә, ашханә гарнитуры да бар. Парталарны һәм тактаны алып куйсаң үзеңне кемнеңдер фатирында кунакта булган төсле хис итәсең. Биредә чыннан да төрле семинардарга килгән башка мәктәп укытучыларын, директорларны, төрле мәртәбәле кунакларны кабул итү дә оят түгел.

– Менә шушы матурлыкның һәммәсен барлыкка китерү өчен дәүләт бюджетыннан 300 миллион сумнан артыграк акча бүлеп бирелде. Һәм әлеге башлангыч мәктәптә быел 70 бала белем алачак. Шулай ук ул безнең төп бинада укучы 100 балага да хезмәт күрсәтәчәк. Алар бирегә шул ук технология дәресләренә, спорт залына килеп, бина уңайлыкларыннан файдаланачаклар. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә монда уңайлы тирәлек булдырылган. Мәктәп эчендәге лифтлар аларга кирәкле катка, кабинетларга тиз барып җитәргә ярдәм итәчәкләр. Мәктәпнең ачылуына килгәндә, 1 сентябрьдә авылыбыз балаларын ул тантаналы рәвештә яңа уку елына кабул итәчәк, – диде Татьяна Калугина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев