Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шаулап үсәр без утырткан агачлар

Шилнәбаш авылында төзелеп бетеп килгән яңа мәктәп бинасын быел файдалануга тапшырачаклар.

Биредә 1 сентябрьдән укулар башланырга тиеш, яңа уку йорты биләмәләрендә бүгеннән үк экологияне яхшырту, хезмәт тәрбиясе буенча чаралар үт кәре лә. Мәктәп яны участогын яшелләндерү максатларында «Гаилә агачы» экология акциясе узды. Акция кысаларында 30 төп агач үсентесе утыртылды.

Беренче сыйныф уку чыла рының әти-әниләре, укытучылар, яшь армия отряды әгъзалары, «Натуралист» түгәрәгенә йөрүче яшь урманчылар, мәгариф идарәсе башлыгы Әлфәт Сабиров, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, Алабуга урманчылыгының инспекторы Ирек Сафин һәм башкалар катнашында бу игелекле хезмәт башкарылды, яшь үсентеләр бөтен таләпләргә туры китерелеп утыртылды.

Әлеге төзелеп килгән мәктәп биләмәләрендә 40 ел элек утыртылган карт агачларны кисеп яңаларын утырткач , биредә ишегалды матурланып киткән.

-Мәктәп территориясендә агачлар утыртылачагын белгәч, без, сөенеп булышырга килдек, ә балалар бу күңелле чараны мәктәпне тәмамлаганда бер искә алырлар әле, безнең белән бергә яраткан мәктәпләре янында агачлар утыртулар искә төшәр, – диләр быел беренче сыныфка баручыларның әти-әниләре.

Әйткәнебезчә, биредә 30 данә яшь чыршы утыртылады һәм һәр агачка ел символлары белән тамгалар эленде: “2023 - укытучылар һәм остазлар елы!” , “2023-Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы», дип язылган билгеләр.

Червякова Екатерина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев