Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хуш, бакчабыз!

Әле кайчан гына кулларына кашык тотып та ашый белми торган сабыйларыбызны күтәреп Биклән авылының «Әллүки» балалар бакчасына китергән идек. Безнең бәхеткә тәрбиячеләр дә, кече тәрбияче апалары да бик игътибарлы, киң күңелле, үз эшләренең осталары булып чыкты.

Менә күз ачып йомганчы балаларыбыз үсеп тә җитте, бакча белән саубуллашыр көннәре дә җитте. Инде чыгарылыш кичәсен дә үткәрдек. Кичәгә бакча хезмәткәрләре балалар белән белән бергәләп зур программа, күңелле тамаша әзерләгәннәр. Һәр бала чын артистларча чыгыш ясый, берсеннән-берсе кыю. Ә бит бакчага йөри башлаганда алардан бер шигыр дә сөйләтеп булмый иде. Үткән гомер... Күпме көч түккән алар өчен тәрбияче апалары Гөлнара Зыятдинова. Коллектив бердәм, тату һәм дус эшлиләр, шуңа да һәр бәйрәм искиткеч матур уза биредә.
Ә бүген күңелдә ниндидер моңсулык, ямансу... Балаларыбыз бакчага йөргәндә бер борчу да кичермәдек, җаннар тыныч булды. Рәхмәт сезгә, тәрбиячеләребез. Ә иң зур рәхмәтебез, әлбәттә инде, Гөлнара апаларына. Быел аның янына тагын нәни балаларны китерерләр. Ул аларны да шулай кадерләп, үз итеп каршы алыр. Әни кебек яратмасаң балалар да апаларына тартылмый шул. 
Бакча еллары балаларыбыз күңелендә бик матур чор булып озак сакланыр әле. Тәрбияче апаларын да озак сагынырлар. Ә без әти-әниләр сабыйларыбызның тормышы киләчәктә дә матур булсын, мәктәптә дә аларны зирәк, киң күңелле укытучылар каршыласын иде.

«Әллүки» балалар бакчасы чыгарылыш төркеме балаларының әти- әниләре.
Биклән авылы.
/ Фото Рәзинә Сәетгәрәевадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев