Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сагындырган соңгы кыңгырау 

Мәктәпләрдә көтеп алган, сагындырып өлгергән кыңгырау чыңы быел яңгыраячак – 22 май көнне районда «Соңгы кыңгырау» бәйрәме үткәрелә. Алда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җитди сынаулар – БДИ һәм ТДИ тора. 

Быелгы уку елын тәмам-лауның үзенчәлекләре турында без Тукай районы мәгариф идарәсе башлыгының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Сания Дәүләтшинадан белештек. 
«Соңгы кыңгырау» бәйрәмен санэпиднадзор тыймый, чөнки бәйрәм һәрвакытта да диярлек мәктәп ишегалларында уза, ә ачык һавада чаралар үткәрергә рөхсәт бар. Бәйрәмгә әти-әниләрне дә чакырырга ярый. Гадәти режимда узар дип өметләнәбез, – диде мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары. – Бу чыгарылыш сыйныфларның быелгы соңгы уку көне һәм шушы көнне аларга имтиханнарга керү өчен рөхсәт бирелә». 
Сания Рәшит кызы бел-дергәнчә, быел чыгарылыш кичәләре үткәрү дә тыелмый. Министрлык аларны 20 июньнән дә иртәрәк үткәрмәскә тәкъдим итә. 
Чыгарылыш имтиханнары 24 майда старт ала. Узган уку елы азагында бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарын тапшыруга кагылышлы үзгәрешләр укучыларны, педагогларны һәм ата-аналарны шактый борчылырга мәҗбүр иткән иде, чөнки коронавируска бәйле вазгыять үз тәртипләрен кертте. Ә быелгы ТДИ белән БДИның үзенчәлекләре нидән гыйбарәт соң? Сания Дәүләтшина аңлатуынча, тугызынчылар рус теле белән математикадан төп дәүләт имтиханын бирә һәм бер предметны сайлап контроль эш яза. Әгәр бала сау-сәламәт икән, контроль эштән азат ителми. «Контроль эшләр 18-21 майда үтте, имтихан бирү пунктындагы кебек итеп оештырылды. Аерма шунда гына: һәркем аларны үз мәктәбендә эшләде», – диде Сания Рәшитовна. Район мәктәпләренең 9нчы сыйныфын быел 304 бала тәмамлый, аларның 93е укуларын 10нчы сыйныфта дәвам итәргә теләк белдергән.
Ә унберенчене 94 укучы бетерә. БДИ бирү үзенчәлек-ләренә килсәк, быел рус телен барлык укучылар да тапшыра. Институтка керергә ниятләүчеләр, рус теле белән бергә, вуз өчен кирәкле предметлардан да имтихан тота. Тукай районы мәктәпләрен тәмамлаучыларның күп-челеге – 88 укучы югары уку йортларына керергә әзерләнә. Алар арасында берничә вузга документ тапшырырга ниятләүчеләр бар, мондый укучылар үзләре өчен кирәкле барлык предметлардан да БДИ бирү хокукына ия. 
Ә вузга барырга җыенмау-чылар рус теле белән математикадан сынау тота, алар өчен сынаулар «Дәүләт чыгарылыш имтиханы» форматында оештырыла. Тукай районында мондый имтиханнарны 6 укучы тапшырачак. Имтиханнар Санэпиднадзор таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырыла. 

Имтиханнарга әзерлек ничек бара соң? Бу хакта без Түбән Суыксу мәктәбе укучылары һәм педагоглары белән очрашып сөйләштек.
«Соңгы кыңгырауны чың-
латырбыз, чыгарылыш кичә-ләрен үткәрербез дип ниятләп торабыз, – диде мәктәп директоры Венера Сафиуллина. – Быел безнең 5 укучыбыз 11нче сыйныфны тәмамлый. Тугызынчыны 20 укучыбыз бетерә, шуларның 8е унынчыга калырга җыена. Тугызынчыда укый торган бер балабыз, Данил Әхмәтшин, бүгенге көндә «Артек»та әле. Ул «Тере классика» дигән рус теле һәм әдәбияты буенча оештырылган конкурсның республика этабын узып, хәзер бөтенроссия этабында катнаша. Калганнары барысы да имтиханга әзерләнә». 
Ике чыгарылыш сыйныфын да бер педагог – югары категорияле татар теле укытучысы Зилә Низамова җитәкли. Ул – балаларның барысын да бердәй тигез күреп, һәркайсы өчен җан атучы тәҗрибәле педагог. «Ике сыйныфны бергә җитәкләвем – үз хезмәт юлымда да, мәктәп тарихында да беренче тапкыр, – дип сөйләде Зилә Мирзаһит кызы. – Унберләрне бишенчедән алып киләм. Ә тугызынчыларның сыйныф җитәкчеләре алышынып торды, кулдан-кулга йөрмәсеннәр дип ризалаштым. Аларын да унберенчегә кадәр алып барырмын дип уйлыйм». 
Имтиханнарга әзерләнүдә сыйныф җитәкчесенең роле зур. Балалар үзләре дә, предмет укытучылары да, берәр сорау туса, сыйныф җитәкчесе янына килә бит. Әти-әниләр белән элемтә дә аның аша көйләнә. Зилә Мирзаһитовна зарланмый: «Класс җитәкчесенең көндәлек гадәти эше, бары икегә тапкырланган гына», – дип үз вазыйфасының икеләтә җитдилегенә ишарәли. 
Унберенче сыйныфны тә-
мамлаучылар БДИ бирү өчен үзләренә һөнәр сайлауда кирәк булачак предметларны сайлап алганнар: химия, биология, физика, информатика, инглиз теленнән БДИ тапшырачаклар. Дәрестән тыш консультацияләргә, репетиторларга йөриләр, интернет мөмкинлекләреннән файдаланалар. Илшат Фәйрушин физика фәнен сайлаган, чөнки максаты – инженер булу. Азат Садыйков информатикадан БДИ бирергә җыена, ул Казан милли тикшеренү технология университетының (КНИТУ) хәрби юнәлештә белем бирү үзәгенә керергә ниятли. Азат тугызынчы сыйныфтан ук максатчан шушы юнәлештә әзерләнә башлаган икән. Салават Нотфуллин, лингвистика буенча югары белем алу нияте белән, БДИ өчен инглиз телен сайлаган. Раил Фәрдиев it-сферага мөкиббән, имтиханны информатикадан биреп, шушы юнәлештә укырга җыена. Сыйныфтагы бердәнбер кыз Индира Хәйретдинова медицина вузына керүне максат итеп куйган, ул биология белән химиядән имтихан тотачак. Интернет ресурсларыннан файдаланып, үзлегеннән дә әзерләнә икән Индира. Ижевск медицина академиясенә документларымны тапшырачакмын, ди ул. 
Чыгарылыш сыйныф укучы-ларының бердәм дәүләт имтиханнарына төпле фикер, әйбәт әзерлек белән килүләрен күреп тору укытучыларга да, әти-әниләренә дә күңелле, әлбәттә. Яшьләрнең сайлаган дөрес юлдан тайпылмауларын, максатларына ирешүләрен телибез. 
Түбән Суыксу мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары./ Фото Түбән Суыксу мәктәбеннән алынды. 

Реклама


Түбән Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә Түбән Суыксу, Куады, Яңа Мусабай, Югары Суыксу балалары белем ала. 
Мәктәптә балалар саны арта: 2007 елда укучылар саны 124 булган, бүген – 235. 
Аларга 20 педагог белем бирә. 
Киләсе уку елының беренче сыйныфына керү өчен ата-аналардан 30 гариза кергән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X