22 май 2021 яңалыклары
-
Миллион сумлык чыршыны сүтәргә акча юк
Башкортстанның Агыйдел шәһә-рендә әлегә кадәр яңа ел алдыннан куелган пиксельле чыршы тора. Бүген социаль челтәрләрдә яшәүчеләр агач белән фотога төшкән. «Миллион сумлык чыршыны куйдылар, ә алырга акча җитмәдеме? Җәй көне шулчаклы күп бәйрәмнәр була, алар барысы да Яңа ел чыршысы буенда үтәрме?» – дип гаҗәпләнә шәһәр халкы.
-
Кемнең хезмәт хакы нык аз?
Россиялеләр хезмәт хакы аз түләнә дип санаган профессияләрне атаганнар. Тикшерүләрне «Работа.ру» сайты үткәргән. Бу исемлеккә укытучылар, табиблар һәм фән эшлеклеләре кергән.
-
Сагындырган соңгы кыңгырау
Мәктәпләрдә көтеп алган, сагындырып өлгергән кыңгырау чыңы быел яңгыраячак – 22 май көнне районда «Соңгы кыңгырау» бәйрәме үткәрелә. Алда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җитди сынаулар – БДИ һәм ТДИ тора.
-
Күзкәйдә – Ураза гаете бәйрәме
Күзкәйдә – Ураза гаете бәйрәме