Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кемнең хезмәт хакы нык аз?

Россиялеләр хезмәт хакы аз түләнә дип санаган профессияләрне атаганнар. Тикшерүләрне «Работа.ру» сайты үткәргән. Бу исемлеккә укытучылар, табиблар һәм фән эшлеклеләре кергән.

Үз хезмәт хаклары түбән дип укытучыларның 64 проценты, табибларның – 58, фән эшлеклеләренең 38 проценты белдергән. Россиялеләр педагоглар уртача 120 мең сум, медиклар 122 мең, фәнни хезмәткәрләр 130 мең сум хезмәт хакы алырга тиеш дип саныйлар. Респондентларның өчтән бере янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар бик аз акча ала дип, дүрттән бере шахтерлар һәм инженерларга аз түлиләр дип белдергән. Слесарь, машина йөртүче, төзүче һөнәрләренең түбән бәяләнүен әйткәннәр. Ләкин сорашуда катнашучыларның бары тик 1 проценты гына чиновникларның хезмәт хакын күтәрергә кирәк дигән фикер әйткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев