Миллион сумлык чыршыны сүтәргә акча юк
Башкортстанның Агыйдел шәһә-рендә әлегә кадәр яңа ел алдыннан куелган пиксельле чыршы тора. Бүген социаль челтәрләрдә яшәүчеләр агач белән фотога төшкән. «Миллион сумлык чыршыны куйдылар, ә алырга акча җитмәдеме? Җәй көне шулчаклы күп бәйрәмнәр була, алар барысы да Яңа ел чыршысы буенда үтәрме?» – дип гаҗәпләнә шәһәр халкы.