Яңалыклар

Миллион сумлык чыршыны сүтәргә акча юк

Башкортстанның Агыйдел шәһә-рендә әлегә кадәр яңа ел алдыннан куелган пиксельле чыршы тора. Бүген социаль челтәрләрдә яшәүчеләр агач белән фотога төшкән. «Миллион сумлык чыршыны куйдылар, ә алырга акча җитмәдеме? Җәй көне шулчаклы күп бәйрәмнәр була, алар барысы да Яңа ел чыршысы буенда үтәрме?» – дип гаҗәпләнә шәһәр халкы.


Шәһәр башлыгы Фәнис Гыйльванов сөйләвенчә, чыршыны сүтү 800 мең сумга бәяләнә. Бу – транспортлау һәм саклауга чыгымнарны исәпкә алмыйча. Шәһәр бюджеты өчен бу бик зур акча. Шулай ук ул Агыйделдә бу эш өчен белгечләр булмавын да әйткән.


Нет комментариев