Авылым, кешеләрең синең рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чын укытучы шундый була
Казан дәүләт педагогия институтының биология-география факультетын тәмамлаган Дилшатны Тукай районы Яңа Бүләк урта мәктәбенә юллама буенча укытырга җибәрәләр. Соклангыч табигать кочагына сыенып утырган Яңа Бүләкне, авыл халкын бик тиз үз итә егет. Барысы да яхшы, тик... Биш ел буе институтта бергә укыган Гөлсинәсе генә янында түгел. Ул – юллама буенча Зәй районында укыта.
-
Иректаңның уңган гаиләсе
Мин үзем тумышым белән Оргыды авылыннан. Анда минем яланаяклы малай чагым, үсмер елларым, яшьлегем гөрләп узды. Әти-әниләр, туганнар, күршеләр белән барын-югын бергә бүлешеп яшәгән күңелле мизгелләрне сагынып искә алам. Кечкенәдән авыл тормышының бөтен мәшәкатен күреп, тавык чүпләп бетермәслек эшләре эчендә кайнап үскәнгәдер, авыл җирлегендә яшәп, үз хезмәте белән көн күрүчеләргә хөрмәтем аерата зурдан. Бу язмам Иректаң авылында гомер итүче бик тату гаилә – Наҗия һәм Зариф Тимгановлар турында.
-
Җәй җитсә – кышка әзерләнәбез
«Без күптәннән инде авылда яшәргә хыяллана идек. Өч ел элек шәһәрдәге фатирны саттык та, Комсомолец поселогына күчеп килдек. Безгә монда ошый, авыл халкы ачык, аралашучан, күршеләребез дә әйбәт», – дип сөйли Лидия Трубкина.
-
Баллы нигез
Аллаһ Тәгаләнең Сүзе булган Коръәндә «Нәхел» (Бал корты) сүрәсе бар. Бу үзе генә дә бик күп нәрсә турында сөйли. Бу язмабыз тырыш умартачылар һәм шифалы ризык – бал хакында.
-
Тормыш матур, матур итеп яши белсәң!
Бүгенге авылда иң матур ихата нинди булыра тиеш? Заманча да, шул ук вакытта, халкыбызга хас милли төсмерләрне күздә тотып бизәлгән дә булсын. Өй янында төзек каралты-кура, пөхтә ихата һәм чәчәкләргә күмелгән бакча... Кыскасы, бакчасарай! Боерганда, һичшиксез, шундый хуҗалык булырга тиеш дип фаразладык.
-
Менә ичмасам хуҗалар!
Район җирлегендә күпләп мал асраучы гаиләләр шактый. Шундыйларның берсе – Хөснетдиновлар гаиләсе Боерган авылында яши. Үз хуҗалыкларында алар 500 баштан артык эре терлек, 1500 кош-корт асрый.
-
Сөйләшеп сүзләр бетмәде
Районда халкының тыйнаклыгы белән билгеле Иске Гәрдәле авылы бар. Ә заманында аның гөрләп торган мәдәният йорты, бай китапханәсе, күрше-тирәдәге җиде авыл балаларын җыйган урта мәктәбе бар иде. Мин үзем дә шул мәктәпне тәмамлаган укучыларның берсе.
-
Бер очрашу – үзе бер гомер…
Жәйнен матур бер кичендә өлкәннәребез белән түгәрәк өстәл янына жыелыштык. Бәйрәм клубнын матур аланында бер беребезнен хәлләрен сорашу, көндәлек тормыш, илебездәге яналыклар турында фикер алышудан башланып китте.
-
«Безнең гомер үзе бер әсәр»
Сәхия апа Исхакованы Татарстан совхозы поселогында белмәүчеләр сирәктер. Узган гасырның туксанынчы елларында ул үзлегеннән дин гыйлеме нигезләрен, Коръән уку серләрен өйрәнгән. Исем кушу, никах, Коръән уку мәҗлесләрендә аның урыны һәрчак түрдә. Хуҗалыкның гына түгел, районның да алдынгы инженер-механигы булып танылган Зәкәрия Баһаветдин улы белән үрнәк гаилә корып, совхозда озак еллар хисапчы булып эшләгән ул. Дингә, рухи тормышка тартылуы бер дә очраклы түгел. Аның кечкенә вакытта алган тәрбиясе, күргән-кичергәннәре үзе бер зур тормыш университеты дияргә мөмкин.
-
Бикләннең «Ак әби»сенә – 95
Шушы көннәрдә Бикләндә туып-үсеп, шунда гомер итүче хөрмәтле ветеран Хәсәншина Мәсрүрә Бәгъданур кызы 95 яшен тутырды. Юбилярны күркәм бәйрәме белән район башлыгы Фаил Камаев исеменннән хакимият вәкилләре котлады. Аңа Россия Президенты исеменнән котлау хаты, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Юбилярны тәбрикләргә шулай ук район инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, авылның ветераннар советы вәкилләре килде.
-
Ишегалды тулы тарих
15-17 июль көннәрендә районда дөньякүләм чара узачак. Бу – Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы утырышы. Бирегә илнең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән милләттәшләребез җыелачак. Алар Тукай районының үзенчәлекле тарихи урыннары, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче авыллары белән танышачак. Кунакларны Иштирәк авылында да көтәләр. Биредә алар тарихи мирас туплаган гаҗәеп музейны караячак.
-
Мин үземне шигърияттә таптым
Иҗат – хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу. Ә шагыйрәләр күңеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була. Тумыштан күңеленә шагыйрьлек уты салынган кеше башкача яши алмый, ул гомер буе шагыйрь булып кала. Биклән авылында яшәп ижат итүче Рәзинә Сәетгәрәева шундыйларның берсе. Бу көннәрдә Рәзинә ханым үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә, тормыш юлына, иҗатына, үткәннәренә тагын бер кат нәтиҗә ясый, киләчәккә планнарын барлый. Рәзинә Габделбәровна – газетабызның да якын дусты, ярдәмчесе, озак вакыт редакциябездә эшләгән кеше. Без бар коллектив исеменнән хезмәттәшебезне гомер бәйрәме белән тәбриклибез. Иң мөһиме – исәнлек-саулык телибез. Балалар игелеген күреп, аларның бәхетенә куанып яшәсәң иде, Рәзинә апа. «Иҗат иткәндә мин бөтен дөньямны онытам, җиденче кат бәхет күгендә булам», – ди ул үзе. Әйе, гел иҗатта бул, гел бәхет елмайсын, хөрмәтле хезмәттәшебез.
-
Матур гаиләнең сере – бер-береңне хөрмәт итүдә
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан районда иңне-иңгә куеп озак еллар бергә гомер итүче парларны тәбрикләү тантанасы узачак. Мондый хөрмәтләүгә лаек булган гаиләләрнең берсе – Иске Байлар авылыннан Фәнзилә һәм Фирдәүс Хәмәтовлар. Бу гаилә районда тырыш һәм намуслы хезмәт династиясе буларак билгеле. Аларның әти-әнисе дә, әби-бабайлары да, үзләре дә тормышларын авылга багышлаган кешеләр.
-
Сезне яратып, Сергей Тимашев...
15 ел элек Чечен Республикасында барган хәрби хәрәкәтләр вакытында Комсомолец поселогы егете Сергей Тимашев һәлак була. Һәр елны 26 июньдә, 20 яшьлек егетнең гомере өзелгән көндә, аның әти-әнисе Василий Иванович һәм Илиза Инсафовна яшәгән йортта аның хезмәттәшләре, дуслары, авылдашлары җыела. Сергей Тимашев нинди булган? Нинди хыяллар белән яшәгән? Туганнарына карата нинди мөнәсәбәттә булган? Болар хакында сез Сергейның үз куллары белән язган хатлары буенча әзерләнгән мәкаләдән укып белерсез.
-
Минем нәсел агачым
Татарстан Республикасында 2019 елның 20 мартыннан 30 апреленә кадәр «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсы үткәрелгән иде. Әлеге конкурсның муниципаль этабында катнашкан эшләр арасында төбәгебез тарихын өйрәнүчеләргә өстәмә мәгълүмат бирә алырдай тирән эчтәлекле материаллар шактый. Ләйсән Хәкимуллина-Собирова тарафыннан башкарылган хезмәт тә әнә шундыйлардан. Аның XVIII гасыр башында Торнаташ авылында гомер иткән Алмакай бабайдан башланып киткән һәм төп ун буыннан торучы нәсел шәҗәрәсенә кагылышлы тарихи язмаларын газета укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.