Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Бикләннең «Ак әби»сенә – 95 

Шушы көннәрдә Бикләндә туып-үсеп, шунда гомер итүче хөрмәтле ветеран Хәсәншина Мәсрүрә Бәгъданур кызы 95 яшен тутырды. Юбилярны күркәм бәйрәме белән район башлыгы Фаил Камаев исеменннән хакимият вәкилләре котлады. Аңа Россия Президенты исеменнән котлау хаты, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Юбилярны тәбрикләргә шулай ук район инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, авылның ветераннар советы вәкилләре килде.

Мәсрүрә әби белән күрешеп сөйләшү үзе бер җан рәхәте булды. Сугыш чоры кешесе буларак, язмышы кызыклы да, гыйбрәтле дә аның. Күңеленә уелып калган вакыйгалар турында сөйләгәндә, күзләре яшькә чыланды әбекәйнең. Ачы сугыш елларын тагын бер кат хәтерендә яңартты. 
«Тормышымның онытырга теләгән бер вакыты ул сугыш еллары. Гомерлеккә истән чыгарырга теләгән чаклар булса да, бу мөмкин түгел, чөнки йөрәктә, күңелдә үзәк өзгеч яралар калган», – дип башлады ул сүзен. Шушы коточкыч еллар әле хаман да төшләренә кергәли аның. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Чөнки авылның асыл ир-егетләре мылтыкһәм кечкенә генә төенчек күтәреп сугышка киткәндә алар әле бала, үсмер генә була. Дошман белән күзгә-күз очрашмасалар да сугыш михнәтен татырга туры килә аңа. Аякка чабата, өскә иске кием киеп, тормыш арбасына җигелгән чакта Мәсрүрә апага 17 яшь кенә була. Шулай итеп, һәрбер кешенең, хәтта балаларның да язмышына үтеп кергән сугыш уй-хыялларны чәлпәрәмә китерә. Бары тик эштән генә торган, ачлы-туклы тормыш башлана шулай. Тешкә үтеп керерлек кышкы суыкларда урман кисеп, окоп казып, җәйләрен печән чабып, урак урып үтә бу 5 ел. 1947 елда 26 яшендә ул булачак тормыш иптәше Харисны очрата. Ике ел дус булып йөргәннән соң алар гаилә корып җибәрә.Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерә алар. Харис абый гомер буе ат караучы булып, Мәсрүрә апа колхозда яшелчәлектә эшли. Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен алар күп кенә медаль һәм мактау кәгазьләренә лаек була. Сугыш ачысын гына түгел, язмыш ачысын да татырга туры килә. Үпкәсенә салкын тидереп, бик нык авырганнан соң, тормыш иптәше якты дөньядан китеп бара. Шулай итеп, Мәсрүрә апа 44 яшендә тол кала. 
Юбилярыбыз үз тормышында күп сынаулар аша үтеп, кайгы-хәсрәт күрүгә дә карамастан, сынауларны кабул итеп, язмыш белән килешеп яши белгән. Ул бүгенге көндә үзен бик бәхетле кеше дип саный. «Аяк-кулларым, башым, тәнем исән-сау, өебез җылы, газы, суы, уты кергән, ашарга бөтен әйбер дә бар, рәхәт тормышта балаларым тәрбиясендә яшәвем белән бәхетле мин», – ул. 
Бер чеметем икмәктән авыз итәргә тилмергән сугыш чоры кешеләре тормыштан һич кенә дә зарланмый, кадерен белә алар. Бары тик шушы заман кешесе белән аралашканнан соң гына, сугыш елларының күңелне әрнетеп, йөрәккә уелып калган коточкыч вакыт булганын аңлыйсың икән. Тормыш авырлыгын күтәреп тә, күпме сыгылсалар да, сынмаган, нык буын алар. Мәсрүрә апа, бу дөньяда иң мөһиме – сугыш ачысын татырга язмасын, ди. Бездән соңгы буын да рәхәт яшәсен иде дип дога кыла ул. Күңеле чиста, үзе пөхтә, теләкләре изге булганга авылда да аны яратмаган кеше юк. Шуңа да аны авылларының «Ак әбисе» дип йөртәләр. «Мондый хөрмәт, зурлау булганда 100 яшькә кадәр яшим әле Алла бирса», – ди ул.
Мәсрүрә апага без алдагы көннәрендә исән-сау булып, балалар игелеге күреп, авылдашларның хөрмәтен тоеп, озак еллар яшәвен телибез. Мондый кешеләр арабызда булганда тарих та яшәр, авылларның да яме булыр. 

Фото Рөстәм Зәкиевтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев