Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Җәй җитсә – кышка әзерләнәбез

«Без күптәннән инде авылда яшәргә хыяллана идек. Өч ел элек шәһәрдәге фатирны саттык та, Комсомолец поселогына күчеп килдек. Безгә монда ошый, авыл халкы ачык, аралашучан, күршеләребез дә әйбәт», – дип сөйли Лидия Трубкина.

Лидия Ивановна белән без «Баллы бәйрәм»гә әзерләнгән чорда таныштык. Газета битләрендә аның ташкабактан ясалган кайнатмасы басылган иде. Хәзер хуҗабикәләрнең күбесе кайнатма ясап маташмый, җиләк-җимешне суыткычка салып катыра. Әмма Лидия Ивановна кайнатманы әзерләмичә калуны күз алдына да китерә алмый. Аның өчен әлеге татлы ризыкны әзерләү мәҗбүри эш.
– Без ирем, кызым, киявем, оныкларым Никита һәм Дарья белән бер өйдә яшибез. Каникуллар җитсә безгә улымның балалары – Варвара һәм Игнат кайталар, ял җитсә улым белән киленем кунакка килә. Барыбыз бергә җыелганда күп тә түгел, аз да түгел – барлыгы ун кеше булабыз, – дип елмая Лидия Ивановна. – Кибеттән татлы ризыкны без сирәк алабыз, чәй эчкәндә яраткан ризыгыбыз – бал, кайнатма. Хәтта конфет та сатып алмыйбыз. Үзебез әзерләгән повидло, джемны бик яратып ашыйбыз. Быел, Аллага шөкер, бакчада җиләк-җимеш күп булды, әзерләргә генә җитеш. Җәй җитсә безнең өй консерв чыгаручы заводны хәтерләтә башлый – гел нәрсәдер чистартабыз, кайнатабыз, банкаларга тутырабыз. Аның каравы, кыш җитсә рәхәтләнеп үзебез әзерләгән ризыкны ашыйбыз.
Татьяна Трубицына – Лидия Ивановнаның кызы. Ул да аш-су әзерләргә, кайнатмалар ясарга ярата. Балачак елларында ул каникулларын авылда, әбисе янында үткәргән. Анда зур бакча, алмасы, җиләге – барысы да җитәрлек булган. Шунда ул әбисеннән ашарга пешерергә дә, төрле-төрле кайнатма әзерләргә дә өйрәнеп калган. Татьянаның кызы исә әлегә бик кечкенә, бер яше дә тулмаган, ләкин гаиләдә тагын бер ярдәмче бар – 12 яшьлек Варвара. Шәһәр кызы булуына карамастан, ул инде кул астына керә – алма чистарта, турый. Һәм шулай булырга тиеш тә. Кайнатма әзерләү, туган-тумачаны, күрше-тирәләрне хуш исле варенье белән сыйлау – элек-электән килгән традиция һәм ул буыннан-буынга, анадан-кызга күчеп барырга тиештер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев