Иректаңның уңган гаиләсе
Мин үзем тумышым белән Оргыды авылыннан. Анда минем яланаяклы малай чагым, үсмер елларым, яшьлегем гөрләп узды. Әти-әниләр, туганнар, күршеләр белән барын-югын бергә бүлешеп яшәгән күңелле мизгелләрне сагынып искә алам. Кечкенәдән авыл тормышының бөтен мәшәкатен күреп, тавык чүпләп бетермәслек эшләре эчендә кайнап үскәнгәдер, авыл җирлегендә яшәп, үз хезмәте белән көн күрүчеләргә хөрмәтем аерата зурдан. Бу язмам Иректаң авылында гомер итүче бик тату гаилә – Наҗия һәм Зариф Тимгановлар турында.
Иске Абдул авыл Советына караган Иректаң авылы гүзәл табигать кочагында урнашкан. Малай чакларда шушы авылга барып, урманыннан җиләк җыя торган идек. Үсә төшкәч, шул урманнан утынга агач кисәргә йөрдек. Авыл урманлык эчендә урнашкан, бар җирендә яшеллек. Җәй көннәрендә кошлар сайравы күңелне биләп ала. Табигате матур җирнең кешеләре дә матур.
– Тимгановлар тумышлары белән Пермь өлкәсенең Барда районыннан (кый татарлары – Урал ягы районнарында да шундый татарлар яши). Чаллыга КамАЗ заводларын төзегән елларда кайтып урнашалар. КамАЗның кою заводында Зариф 35 ел, тормыш иптәше Наҗия 20 елга якын эшләп, лаеклы ялга чыкканнар. КамАЗ төзелүгә быел 50 ел тула. Ә бит Тимгановларның әлеге заводта, шаулап-гөрләп торган цехларда иң матур яшьлек еллары үткән. Хәзер дә сагынып искә алалар.
Шәһәр шау-шуыннан ераккарак китү теләге аларны Иректаң авылына алып килә. Авылның бик матур җиреннән өй алып, шунда яши башлыйлар. Тора-бара әлеге йортны яңарталар, ишегалларын матурлыйлар. Бүгенге көндә Тимгановлар йорты Иректаңдагы иң төзек хуҗалыкларның берсе. Йорт ике катлы, бик матур һәм зәвыклы итеп салынган, мунчалар, сарайлар да искитәрлек. Өй кырыендагы бакчада җиләк-җимеш, яшелчә гөрләп үсә. Хуш исле, аллы-гөлле чәчәкләрнең ниндие генә юк! Үз ихаталарында бал кортлары да тоталар Тимгановлар. Ел саен үзләренең умарталыгыннан бал аертып алалар икән. Өстәвенә, абзар тутырып малын, кош-кортын да асрыйлар. Ишегалдында бер зур көтү булып, тавыклары «җырлап» йөри. Абзар-кураларында сарыклар. Йорт куяннарына кадәр тота уңган гаилә. Табигате дә килешкән шул: бакча артыннан гына каенлык-урман башлана.
Тимгановлар бер малай, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары Чаллыда яшәсәләр дә, авылда яшәүче әти-әниләренә һәрвакыт булышып торалар. Ә оныклар җәй буе әби белән бабай янында. Аларга карап: «Их, яшиләр дә соң кешеләр рәхәттә!» – дип сокланырлык.
Гомумән, Иректаңдагы кайсы гына йортка керсәң дә, матурлык, муллык күзгә ташлана. Хезмәт сөючән тырыш халык яши биредә.Үз авылларын үстерергә, тагын да матурайтырга тырышалар. Тимгановларга килгәндә, үзләре яши торган авылның актив кешеләре алар. Авылда үтә торган бер генә бәйрәм дә алар катнашыннан башка узмый. Кыскасы, авыл җирендә мәш килеп, бик матур итеп яши торган үрнәк гаилә бу. Шундый уңган гаиләләр авылны яшәтә дә инде.
Мәүлетҗан ХИСАМИЕВ.
Фото автордан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев