20 август 2019 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills авылын ачты
"Без сезгә монда уңайлы булсын өчен тырышачакбыз", - диде Татарстан Президенты.
-
Офтальмолог: Беренче сыйныф укучысына телевизорны көнгә 15 минут кына карау ярый
Ерактан начар күрүне кисәтү өчен карау режимын дөрес оештыру һәм санитария-гигиена нормаларын үтәү мөһим.
-
Иректаңның уңган гаиләсе
Мин үзем тумышым белән Оргыды авылыннан. Анда минем яланаяклы малай чагым, үсмер елларым, яшьлегем гөрләп узды. Әти-әниләр, туганнар, күршеләр белән барын-югын бергә бүлешеп яшәгән күңелле мизгелләрне сагынып искә алам. Кечкенәдән авыл тормышының бөтен мәшәкатен күреп, тавык чүпләп бетермәслек эшләре эчендә кайнап үскәнгәдер, авыл җирлегендә яшәп, үз хезмәте белән көн күрүчеләргә хөрмәтем аерата зурдан. Бу язмам Иректаң авылында гомер итүче бик тату гаилә – Наҗия һәм Зариф Тимгановлар турында.
-
WorldSkills көннәрендә "Казан Арена" янында машиналарны калдыру тыела
Шәхси автомобильләрне якын-тирәдәге Чистай, Нигъмәтуллин һәм Адоратский урамнарында да парковкага куеп булмаячак.
-
Август аенда Татарстанда 4 мең чамасы кеше үзмәшгуль булып теркәлгән
Үзмәшгуль кешеләрнең күбесе Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада яши.
-
Беренче сыйныфларның режимына көндез йоклап алу кертергә тәкъдим иттеләр
Укучы өй эшен эшләгәнче, ким дигәндә ике сәгать ял итәргә тиеш.
-
Вьетнамнан кертелгән дөгедә куркыныч бөҗәкләр тапканнар
Шуңа бәйле рәвештә, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте зарарланган йөк кертүне тыйган.
-
Сигез фәннән төп дәүләт имтиханын татар телендә тапшырып була
Уку әсбаблары федераль исемлеге 2020 ел башында әзер булачак.
-
Бабайлар әйткән : “Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар”,- дигәннәр
Һава торышы.