Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Баллы нигез

Аллаһ Тәгаләнең Сүзе булган Коръәндә «Нәхел» (Бал корты) сүрәсе бар. Бу үзе генә дә бик күп нәрсә турында сөйли. Бу язмабыз тырыш умартачылар һәм шифалы ризык – бал хакында.

Бал-май каптырып, көләч йөз белән каршы ала аны каенанасы. Шул балның тәмен әлегәчә тоя Дәйсирә. Ул килен булып төшкән йорт – баллы нигез булып чыга – Мирзаяннар унике баш умарта тоталар икән. 
Балачактан умарта кортлары белән әвәрә килеп, аларны ихластан яраткан Дәйсирә колхозда умартачы булып эшләүче иренең хезмәтен дә үз итә. Мирзаян да сөекле хатынының үзенчәлекле эше чикле сәгатьләр кысасына гына сыймаганлыгын аңлый һәм кулыннан килгәнчә булыша. Авыл фельдшеры – сала докторы инде ул. Авыл халкы теше сызласа да, күзенә чүп керсә дә, йөрәге чәнчеп торса да авыл медпунктына йөгерә. Туасы бала төн дими, яңгырына-карына, буранына карап тормый – вакыты җиткәч якты дөньяга аваз сала. Фельдшер – күпчелек авыл халкының кендек әбисе дә ул. 
Актаныш районы Усы авылы кызы бүген Таулыктан башка тормышын күз алдына да китерә алмый. «Безнең Таулык – иң матур авыл. Халкы уңган-булган, ярдәмчел, ә табигате искиткеч», – дип яратып сөйли Дәйсирә ханым. Килен булып төшкән вакыттан – 1987 елдан бирле Таулык халкына медицина хезмәте күрсәтә ул. Дәйсирәнең әнисе Зөбәрҗәт ханым, үсмер кызы һөнәр сайлау кебек катлаулы мәсьәләне хәл итәр вакыт җиткәч төпле киңәшен бирә белгән. Качкын урта мәктәбенең сигез классын тәмамлаган кыз, әнисенең киңәшен тотып, Минзәлә медицина училищесына укырга керүенә сөенеп бетә алмый. Гаиләсе, авылдашлары, эше-хезмәте, яшәеше, көнкүреше турында сөйләсенме – Дәйсирә ханымның тормышны яратуы сизелеп тора. Шундый асыл сыйфатка ия булганда гына, кырык өч ел буе һич ялыкмыйча һәм зарланмыйча медицина өлкәсендә хезмәт куеп буладыр ул. Холкы нык һәм күркәм булганга авыл халкы да ярата аны. Ире Мирзаяны якты дөньядан киткәндә улы Фәһимгә җиде, кызы Фәһимәгә биш яшь кенә була. Шуңа өстәп, яртылаш кына салынган өйне дә җиткереп керергә кирәк. Хуҗалыктагы унике баш умартаны карау гына да күпме вакыт, көч һәм сабырлык таләп итә. Мөгезле эре терлекләр янында сарыгы, кош-корты да байтак. «Улым Фәһим җиде яшьлек бала гына булса да, киңәшчем дә, терәгем дә, өметем дә булды. Кичләрен, караңгылангач, авырулар янына барган вакытта ике баламны иярткән чакларым бар иде. Төн уртасында өйдә үзләрен генә калдырып китә идем», – дип искә ала ул елларны Дәйсирә. Аннары: «Хәзерге ирем Инсаф та кешелекле, ярдәмчел. Авырулар янына үз машинабызда алып бара. Кайвакыт, чирле кешене Чаллыга да илтеп куярга туры килә. Бервакытта да караңгы йөз күрсәтми. Мин аңа бик рәхмәтле – ике баламны да үз итте. Без никахлашып яши башлаганда улым җиденче, кызым бишенче сыйныфта укыйлар иде. Балалар белән уртак тел табып, дус-тату гаилә булып яшәдек. Аллаһка шөкер, хәзер дә балалар атна саен, ашкынып туган нигезгә кайталар. Нефтьчеләр төбәгендә туып-үскән һәм яшьлек еллары Әлмәттә үткән Инсафның. Кара алтын чыгаручы әтисе белән мөгаллимә әнисе аны кешелекле, эш сөючән итеп тәрбияли белгәннәр. Каенатам белән каенанама карата күңел түремдә якты, матур хисләр саклана» – дип, тормышыннан канәгать булуын белдерә Дәйсирә. Җитеш, мул тормышны үз куллары, тырышлыклары белән булдырганнар алар. Йөз квадрат метрлы, җылылык кертелгән теплицаларында ел әйләнәсенә яшел-сусыл кыярлар, тәмле помидорлар өлгерә. Бакчада буйдан-буйга җир җиләге – кайбер рәтләре әле дә чәчәктә, кайберләрендә җиләкләр пешәргә тырышып утыралар. Көне аяз, кояшлы булса, мәмрәп пешәрләр иде дә соң... Җиләк-җимеш бакчасында нинди генә агачлар һәм куаклар юк! Кетәклектә ак, чуар тавык-кош. Үлән сарган утарда – кәҗә. Бакча башында, ике метрлы койма белән әйләндереп алынган кишәрлектә – умарталык. Буыннан-буынга тапшырылып килгән хәзинә ул – умарталык! Хәзер әнә оныклары Айрат, бал кортлары белән ярыша-ярыша, кулыннан килгәнчә хуҗалыкта ярдәмләшеп йөри. Балалар белән дөнья ямьле. Алар – тормыш чәчәкләре. Тик... авыл олыгая. Таулыкта яшәүче иң яшь кешегә – дүрт, ә иң өлкәненә туксан дүрт яшь икән. Яшьләр авылда калып, балалар туып торганда гына саланың киләчәге өметле була. Ни кызганыч, авылда балалар бакчасы, мәктәп, кибет, мастерской ябылган, ферма бетерелгән. Эш булмагач, халыкның кайсысы шәһәргә йөреп эшли, кайсысы бөтенләйгә күченеп киткән. Авылдан башка яшәешен күз алдына китерә алмаган кешеләр үз хуҗалыгында мал-туар, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, умарта тотып тормыш алып бара. Таулыкта халыкның тырышлыгы, мул тормышта яшәүләре зур һәм матур йортларыннан, төзек каралты-кураларыннан күренеп тора. 
– Элеккеге байларда гына шундый хуҗалык булган. Алар хезмәтчеләр тоткан. Сез барысына да ничек өлгерәсез, Дәйсирә ханым? – дим. 
– Икебез генә өлгерә алмас идек. Барлык эшләрне үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкаруда төп ярдәмчеләребез – улыбыз Фәһим белән киленебез Гүзәл. Җиде яшьлек оныгыбыз Айрат та бездән калышмаска тырыша. Умарта кортлары кебек күмәкләшеп эшләсәң, эш уңышлы була. Умарта тоту – керемле эш. Быелгы җәй үзенчәлекле булса да, бал уңышы яхшы чыкты, Аллаһның биргәненә шөкер. Бал – шифалы ризык. Балавыз – табигый дару. Бал корты үлгәч тә кешегә файда китерә – аларны ташламаска кирәк. Исләнмәсен өчен, аларны вакытында җыеп алып, киптереп, вак итеп тарттырып дару ясыйлар, – ди уңган хуҗабикә. 
Умарта кортлары асрау – четерекле хезмәт. Бу эшкә өйрәнеп, аны ихластан, яхшы ният белән башкарсаң, бәрәкәтле малга ия буласың. Бал корты нәрсә җыйган – шул матдә генә булырга тиеш балда. Килен булып төшкәч тә каенанасы Дәйсирәгә: «Бал сатсагыз, бер мыскал гына булса да өстәп салыгыз. Шулай булганда ул малның бәрәкәте була», – дигән. Каенанасының хәерле-файдалы нәсыйхәтен тотып яши Дәйсирә. 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм балның шифасы хакында хәдисләрендә әйтеп калдырган һәм бу затлы ризыкны ашарга киңәш иткән. Димәк, умарта тотучылар сөннәт гамәлне үтәүләре белән дә әҗер-савап казаналар. 
Бал корты – эшчән, чиста-пөхтә, намуслы, тынычлык-татулык яратучы сөйкемле бөҗәк. Ул шундый сыйфатларга ия булган хуҗаларны ярата – Дәйсирә белән Инсаф кебекләрне.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы ?