Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Бер очрашу – үзе бер гомер…

Жәйнен матур бер кичендә өлкәннәребез белән түгәрәк өстәл янына жыелыштык. Бәйрәм клубнын матур аланында бер беребезнен хәлләрен сорашу, көндәлек тормыш, илебездәге яналыклар турында фикер алышудан башланып китте.

Хәния апа Гәрәева районыбызда үткән Ак калфаклылар белән очрашуны тирән мәгьнә белән, эчтәлекле итеп сөйләде. (Хәния апа картиналар ижат итә, бисер белән чигә. Шул ижат жимешләре белән ул Боерган клубындагы очрашуда катнашты). Һәр кеше үзенең яңалыклары, кичерешләре белән уртаклашты. Без сөйләшеп алган арада, учакта бәрәңге тәгәрәп пеште, самавыр кайнап чыкты. Сания апа Мәүлиева – тегермән ташы чаклы, телеңне йотарлык ит бәлеше, Хәния апа – искиткеч тәмле пирог, Нәжибә апа Сәхипгәрәева – чәк-чәк, Фәүзия апа белән Камил абый Сахаповлар быелгы кәрәзле бал белән сыйладылар. Һэр кеше очрашуга күчтәнәч белән килгән иде.
Тәмләп чәй эчкәннән соң, халкыбызның онытылып бара торган жыр– биюләрен искә төшердек, ачык авыз, йөзек салыш кебек кызыклы уеннарын уйнадык. Филәрит абый Гәрәев гармунда уйнап жырлады, безне жырлатты да, биетте дә. Калмия мәдәният йортында үткән һәр бәйрәмнең актив катнашучысы Рафис абый Әхмәтнуров үзенең моңлы жырларын башкарды. Фәүзия апа Сахапованы аяклы энциклопедия дияргә була: анекдотлар сөйләп, халыкны көлдерде. Ландыш Юнысова матур тавышы белән барыбызның да күңелен яулады. Рәхмәт шундый картаюны белмәс, җор телле, шат күңелле өлкәннәребез булуына. Үзләре дә очрашудан күңелләре булып, рәхмәтләр әйтеп таралышты.

Ләйсирә Сәхибҗанова, 
Калмия авылы клуб мөдире.

Фото Ләйсирә Сәхибҗановадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев