Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«Безнең гомер үзе бер әсәр»

Сәхия апа Исхакованы Татарстан совхозы поселогында белмәүчеләр сирәктер. Узган гасырның туксанынчы елларында ул үзлегеннән дин гыйлеме нигезләрен, Коръән уку серләрен өйрәнгән. Исем кушу, никах, Коръән уку мәҗлесләрендә аның урыны һәрчак түрдә. Хуҗалыкның гына түгел, районның да алдынгы инженер-механигы булып танылган Зәкәрия Баһаветдин улы белән үрнәк гаилә корып, совхозда озак еллар хисапчы булып эшләгән ул. Дингә, рухи тормышка тартылуы бер дә очраклы түгел. Аның кечкенә вакытта алган тәрбиясе, күргән-кичергәннәре үзе бер зур тормыш университеты дияргә мөмкин. 

Карабәк туруны

Сәхия Әмирзаһит кызы Актаныш районы Тат. Әҗби авылында дөньяга килгән. Узган гасырның җитмешенче елларында Түбән Кама гидроэлектростанциясе төзелгәч, бу авыл су күтәртелү аркасында юкка чыккан. Ул каһәрле еллар Сәхия апа һәм аның авылдашлары хәтеренә мәңгелек яра булып уелган. Идел Каентүбәсе дип тә атап йөртелгән әлеге авылны күпләр хәзер дөньякүләм танылган фигуралы шуу остасы Алинә Заһитованың кече Ватаны – аның ата-бабалары туган җир буларак белә. Яхшыга хуҗа тиз табыла, дигәндәй, соңгы вакытларда Алинәне ут күршеләребез бернинди дә татар кызы түгел, ә «чеп-чи» башкорт кызы итеп күрсәтергә омтыла. Ә бит авыл тарихын чагылдырган архив документларына баксак, бу авылда фәкать татарлар яшәгәнлеге, аларның Карабәк кабиләсе дәвамчылары икәнлеге күренә. 
Карабәк дәвамчыларының борынгы тамырлары Иртыш – Урал – Идел араларындагы кыпчакларга тоташа. Ә кыпчаклар – хәзерге татарларның борынгы ата-бабалары. Батый хан яуларыннан соң кыпчаклар Дунай елгасына кадәр барып җитә. Нугай Урдасының төп халкын, нигездә, шушы кыпчаклар тәшкил итә. Соңрак алар нугай татарлары дип атала башлый. Шуларның бер зур, көчле төркеме Кырым якларыннан (1382 ел) янә Идел һәм Урал буйларына күченеп килә. Ләкин 1395 елда булган Аксак Тимер яуларыннан соң бу кабиләләр яңадан тарала, күченә. Ә шулай да алар Идел-Урал буйларында кала. Карабәк (Габдулла хан) Алтын Урдадан аерылып чыккан Болгар олысы (Казан ханлыгы) ханнарының иң соңгыларыннан була. 1552 елда Казан Явыз Иван тарафыннан яулап алынгач, Карабәк нәселе тагын Агыйдел буйларында, Уралда сыена. Шулай итеп, хәзерге Тукай, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Әлмәт, Сарман районнары территорияләрендә Карабәк нәселенең бик күп авыллары нигезләнә. 
Безгә Сәхия апа нәселенең турыдан-туры Карабәк шәҗәрәсенә тоташканын ачыклау насыйп булды. Шәҗәрәнең төп буыннарын санап күрсәтик: Әмирзаһит (1903-1942) – Билал – Габдулла – Гаффар – Зәйнибәшәр – Госман (1735-1799) – Мортаза – Апач – Тутай – Сака – Борнаш – Күгәй – Бүзкүз – Морат суфый – Морат хуҗа – Дәүләт суфый – Әбдал – Җәнән би – Әзмәт би – Шәйсуб би – Сәйтәк би – Әлсуфи би – Гали кенәз – Кара бик кенәз – Канбар бик – Калдар бик – Балым солтан – Пачман хан. Шул рәвешле, Сәхия апаның 27 буын бабасы билгеле һәм ул Карабәкнең 23нче буын туруны.
Әйе, борынгы бабаларыбызның үткән юлы шанлы да, гыйбрәтле дә. Сәхия апа үз гаилә тарихын бәян иткән хатирәләрендә нибары XIX-XX гасырның берничә вәкиле турында гына искә ала. Ләкин шулардан да гаилә язмышының ил язмышына ни рәвешле аваздаш икәнлеген күрәбез. «Безнең гомер – үзе бер әсәр», – дип юкка гына әйтми шул. Әйдәгез, ул сөйләгәннәр белән бергәләп танышыйк.

«Утта да яндык, суга да баттык...»

Әткәбез фронтка киткәндә, мин бер яшьлек күкрәк баласы булганмын. 5 июньдә миңа бер яшь тулган, 22сендә сугыш башланган. Гаиләдә без әнкәй кулында биш бала торып калганбыз. Әткәйне уртача буйлы, базык гәүдәле иде диләр. Фәндия апа бераз хәтерли иде аны. Ул 3 яшьтә булган. Риф абзыкай да белгән, ул 6-7 яшьләрдә калган. Аның үзен әткәйгә охшаган диләр иде. 
Билал бабакай күзалдымда зәңгәр күзле, озын какча гәүдәле, чыпта бишмәт кигән, билбау бәйләгән карт буларак тора. Дөньялар үзгәргәнче, аның гаиләсе шактый бай тормышта яшәгән. 
Икенче бабакай, инәкәйнең атасы Закир Әхмәтшаһ улы Мөхәммәтшин Үмәнәй авылы мулласы булган. Әллә ни артык байлыклары да булмаган: өч ат, өч сыер асраганнар, кара-каршы өйдә торганнар. 1931 елда «кулак» ярлыгы тагып, бабакайны бер елга Алабуга төрмәсенә утыртканнар. Ни кызганыч, яше алтмыштан узган бабакайга аннан котылып кайту насыйп булмаган. 
Инәкәйне укырга-язарга авыл мәдрәсәсендә әбекәй өйрәткән. Инәкәй гарәпчәне бик яхшы белә иде. Кемнеңдер баласы яки якын кешесе авырып мазар китсә, качып-посып кына килеп, догалык яздыртып алалар иде. Аннан калган иске Коръән китабын, кулъязмаларны кадерле ядкәр итеп саклыйм. 
Әткәй сугышка кадәр заготовщик булып эшләгән. Алты почмаклы зур нарат өйдә яшәгәнбез. «Чормага һәркайсыгызга размеры белән икешәр-икешәр кием киез итек элеп китте», – дип әйтә иде инәкәй. Сугыш кырыннан язган соңгы хатында ул безне кайгырткан: «Балаларны ачыктырма. Әйбер күп, жәлләмә. Шуларны сатып булса да тамакларын туйдыр. Киенергә киемнәре бар, интекмәссез. Сугыш бик көчле килә. Кайтып булмас...» 
Бәла арты бәла дигәндәй, 1942 елда әткәйнең сугышта һәлак булуы турында хат килгән. Ул чакта йортыбыз янып урамда калган булганбыз. Ягып җылытырга кыен булган бер бик зур ташландык өйгә чыкканбыз. 
Мин бәләкәй идем, ике яшьләр тирәсендәдер. Билал бабакай инәкәйне үзенә ияртеп Камага, баржадан аккан нефть җыярга алып бара торган булган. Нефтьне бидонга тутырып, аргы якка, Красный Бор ягына илтеп тапшырганнар. Ягулык-майлау материалы була бит инде ул. Шуның өчен аларга азмы-күпме икмәк биргәннәр. Хезмәт бик авыр булса да, балалар ачтан үлмәсен дип йөргәннәр. Көзге суык көннәрнең берендә җил чыгып, көймәне әйләндереп каплаган. Инәкәй суга килеп төшкәч, «Баттым, баттым!» дип ачыргаланып кычкырган. Шул тавышны ишетеп, бакенчылар килеп җиткән. Инәкәйне коткарып, көмешкә белән аяк-кулларын уганнар. Шулай итеп, җан кертеп, алып кайтканнар. Инәкәй бер ике-өч көн хастаханәдә дә яткан булса кирәк. Мин әле ул вакытта бу хәлләрне аңларлык яшьтә түгел идем. Боларны мин, үскәч, инәкәйнең үз авызыннан гына ишеттем. 
Риф абзыкай, бәләкәй булса да, бик тырыш иде. Бер мунча сыман кечкенә генә өй юнәткән. Ике якта ике тәрәзәсе, сәкесе бар. Без, алты җан, шул йортта яшәдек. Инәкәй ничек тә безне туендыру җаен эзләгән. Армый-талмый хезмәт куйган. Алай гына да өлгәшә алмагач, җанын уч төбенә йомарлап, якындагы складны бораулап бераз гына икмәк тә алып кайткан. Аннан безгә ботка пешергән. 
Күршебез Нәгыймәттәй инәкәйгә: «И Сәмка, ичмаса, менә монысы булмаса...» – дип әйтә торган иде. Мин итәккә ябышып йөри торган бала бит инде, төпчек. «И, Нәгыймәттәй, аның иң татлысы шушы бит!..» – дип җаваплый иде инәкәй. Кияүгә чыкканчы диярлек, инәкәйне кочаклап йокладым. Кулымны сорарга килгәч тә әйткән бит, азау тешемне суырып аласыз, дигән. Ризалык бирүе шул булган. Мине бер дә укырга җибәрәсе килмәде. Күрше-тирәләр: «Укырга җибәрүен җибәрәсең дә, бу бүтән әйләнеп кайтмас инде», – дип юри ирештерәләр иде инәкәйне. «Болар ник алай дип әйтә микән соң? Кешеләр укый да кайта бит...» – дип аптырый идем. Юраулары юш килде...

Олы юлга кузгалу

Авылыбыз Олы, Урта, Әтер, Тынбай, Пүчинкә дип йөртелгән урамнардан тора. Саф татар авылы иде. 2-3 чакрым ераклыкта урнашкан Рус Әҗбиендә урыслар гына яши. Алар белән русча аралаша идек. Бишенче сыйныфта укыган чактан башлап, мин ул авылда урып-җыю чорында комбайннан кайткан ашлыкны үлчәүче булып эшләдем. Элек бит ат арбасына 3 центнер сыйдырышлы әрҗәләр утырталар иде. Комбайн янына барып, бункирдан ашлык агызалар да кайтарып бушаталар. Мин рейсларын саный идем. Караңгы төшә, сәгать уннар, унберләр җитә. Комбайн туктамыйча, аннан китмисең инде. Көн саен конторага кереп, һәр комбайн күпме уңыш җыйганын саный идек. Рус авылы булгач, документлар барысы да русча тутырыла. Әвеннәргә кергән икмәк белән минем саннар чагышырга тиеш. Без ул вакытта колхозда таякка эшли идек. Бер көнгә бер таяк, бер ярым, бер дә егерме биш тә була, кайчакта бер көнгә икене дә язалар иде. 
Мин Тат. Әҗби мәктәбендә җиде класс тәмамладым. Сигезенче класска Такталачыкка киттем. Әсхәния җиңгәчәй беренче баласын тапкач, аңа бәби карашыр өчен укуны ташладым. Юкса әйбәт укый идем. Комсомол секретаре итеп тә сайладылар. Мине эшкә дә билгеләгәннәр иде. Кая барасың инде, кайткан идем, Риф абзыкай: «Фәндия апаң да Такталачыкта укый, мин сезнең икегезне дә укыта алмыйм», – диде. Бүтән укырга бармадым инде. 

Колхозда бухгалтер булып эшли башладым. Хисап эшен әйбәт алып бардым. Хуҗалыкның төп хисап кенәгәсенә арпа, салам, печән дисеңме, сортларга аерып теркисең. Күпме хезмәт көне киткән, күпме табыш кергән, шуларны хисаплап, ел азагында «затратага утыртасың». Аннан соң җәй көне, печән вакыты җиткәч, көненә берешәр тәңкә булса да акча өләшеп чыгасың. Бер гаиләдән өчәр кеше эшләүчеләр бар иде. Мәсәлән, Фәһем абзый Шәймәрдановлар гаиләсеннән өч кеше хезмәт куя. Шулардан кемдер печән чаба, кемдер җыя, кемдер чүмәлә тарттыра, кемдер кибән куя. Андый кешеләргә 30 хезмәт көне тия, көн ярым эшләсә 4 сум 50 тиен була, барлыгы 20-30 тәңкә акча дигән сүз. Һәр кешегә кул куйдырып, бригадирлар белән бергә акча өләшә идек. 
Көннәрнең берендә мин Риф абзыкайга Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә җыенуым турында әйттем. Ул бар да димәде, барма да димәде. Бервакыт эштән кайтып бара идем, тукталышта бер таныш кыз басып тора, Суыксу кызы. Сөйләшеп киттек. Ул үзенең Дөрешкә барырга чыкканлыгы, былтыр укырга кергәнлеге турында әйтте. Шушы сөйләшүдән соң озак та үтми мин дә Минзәләгә укырга керергә киттем. Нәвис абзыкайның армиядән алып кайткан зур чемоданына әйберләремне төядем дә, Дербышка пристаненнан Күрия пристанена кадәр бардым. Аннан ерак түгел бер авылдан Минзәләгә автобус йөри икән. Минзәләнең зур бакчасы янындагы йортта яшәүче Бану исемле апаларга фатирга урнаштым. Ике катлы йортның беренче катында ипи кибете иде. Икенчесе каты агачтан. Мин шул агач өйгә кердем. Бу йортта миңа кадәр Минзәлә театры актеры, РСФСРның атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина яшәгән, ә Бану апа аның үги анасы икән. Минем акча юк бит инде. Барыбызның да күзләр гаиләдәге иң зур ир затына – Риф абзыкайга төбәлгән. Инәкәй инвалид, бер эшкә дә ярамый. Фәндия апа Такталачыкта укый. Мине дә карарга кирәк. Үзенең дә гаиләсе бар, җиңгәчәй бала белән утыра. Шуңа күрә дә мине укытырга атлыгып тормаганнардыр. «Стипендия алгач түләрмен», – дип, фатирда торган өчен тәки түли алмадым инде...
Татарчасын да, русчасын да яхшы белә идем. Бөтен фәннәр буенча да әйбәт кенә укыдым. Иң яратканы тарих, аннан гел «бишле»ләр генә ала идем. Географияне дә бик ярата идем, аеруча картадан күрсәтергә. Физиканы ятлый идем, башка кереп бетми иде. Шулай әйбәт кенә укып йөри идем. Нәвис абзыкайның хатыны Сәгыйдә апа минем янга Минзәләгә кунакка килде. «Әйдә, безнең авылга барабыз, Чыршылыга», – дип кодалый бу мине. Зәкәрия исемле егеткә минем фотокарточканы күрсәткән икән. Егет минем фотоны мендәр астына куеп яткан. Төшендә су салып торып юындырганмын мин аны. Алып кайт та алып кайт дип йөдәткән ул. 

Кунак кызы

Кунакка Октябрь бәйрәмнәре алдыннан кайттык. Чыршылының бәләкәй генә клубы бар иде, беренче мәртәбә шунда очраштык. Ул бик оста баянчы икән. Бу озын буйлы чибәр егет алдында авылның сылу кызлары күбәләктәй бөтерелеп кенә йөри. Икенче кайтканда Татарстан совхозының үзенә татар кичәсенә бардык. Зәкәрия анда да гармунда уйнады. Мин дә матур итеп, тыпырдатып басып биедем. 
Зәкәрия мине озата кайтты. Капка бикле иде. Аны ачтык. «Минем арттан ияреп кермә, йөгереп кереп китәм», – дидем. Элек безнең авылда шулай йөгереп кереп китеш иде. Арттан кереш юк иде. Тик ул мине кертмәде. Шуннан тавышка Сәгыйдә апа чыкты. «Кермә, кермә, Сәхия, бик акыллы егет ул, эчми, тартмый, сөйләш. Зәкәрия, кунак кызын озак тотма, салкын тияр!..» – ди. Бик оялып кына, аның янында басып калдым. Урамда ерак та түгел яңа бура бар иде. Шул бура янына алып килде дә: «Менә безнең булачак йортыбыз, шунда башка чыгарбыз», – дип, мине, күтәреп, тәрәзә төбенә утыртты. Бу сүзләренә аптырап: «Мин юлда яткан кеше түгел, ике абзыкаем, инәкәем, ике апам бар. Егетләрнең һәр сүзенә ышана икән бу кызый дип уйлама. Хәзер үк Сәгыйдә апаларга озатып куй дидем», – дидем. Беренче очрашу шулай тәмамланды. Аннан үзе Минзәләгә килә башлады. Тат. Әҗбигә дә кайтты. Ризык эше булган инде, үзенә алып кайтмый туктамады. 1959 елда туй уздырдык.
Минзәләгә барып калган стипендиямне алдым әле мин. Кибеткә кереп челтәрләр, чаршаулар сайладым. Апа да кияүгә чыкмаган иде ул вакытта. Аннан алда кияүгә чыгып куйдым. «Борчылма, укуыңны дәвам итәрсең», – диде Зәкәрия. Ә мин самавыр да куя белми идем. Өйдә инәкәй куя иде, ә студент чакта салкын чәйме, кайнармы – нинди туры килә, шуны эчеп чыгып йөгерәсең. Кияүгә чыккач, самавырын да куясың, башкасына да өйрәнәсең икән. Бианам: «Аптырап торма, кызым, күмерне менә шунда саласың да, аннан кулыңны сабынлап юасың...» – дип өйрәтте. Әкрен генә керешеп киттем шулай. Ипи дә салдым, бәлеш тә пешердем. Эшкә урнашкач, бухалтерлык буенча курслар тәмамладым. Биатай да беркайчан ялгыш та авыр сүз әйтмәде. Күпне күргән, Сталинградны илбасарлардан азат итүдә катнашып Кызыл Йолдыз орденына лаек булган олпат шәхес иде ул. Без совхозда зур йорт җиткереп чыккан елны бакыйлыкка күчте. 
Ходай Тәгалә, мөгаен: «Инде бу ятим дә үсте, утта да янды, суга да төште, аны шушы игелекле затның яры итим», – дигәндер. Зәкәрия белән бергә бик тату, бәхетле гомер иттек. Ике кыз, бер ул үстердек. 7 оныгыбыз, 5 оныкчыгыбыз бар. Бергә яши башлавыбызга, Аллаһ боерса, быел декабрьдә 60 ел тула. 
Инде туган авылымнан чыгып киткәнгә дә 60 ел, авылыбыз таралганга ярты гасыр вакыт узган. Җирсү хисе генә һаман көчәя бара. Күңелем белән балачагым узган авыл урамнарын иңлим. Кайчандыр гөрләп торган авыл урынын тирә-яклап су уратып алган, чүп үләннәре баскан. Тик йөрәк һаман да шунда ымсына. Зиратта һәм нигезебез урынында булып әти-әниләребез, әби-баларыбыз, туганнарыбыз һәм авылдашларыбыз рухына дога кыласы, кайчандыр тәрәз каршында үскән сирень куакларын сыйпап назлыйсым килә. 

Фидаил МӘҖИТОВ.

Фотолар Исхаковларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев