Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Чын укытучы шундый була

Казан дәүләт педагогия институтының биология-география факультетын тәмамлаган Дилшатны Тукай районы Яңа Бүләк урта мәктәбенә юллама буенча укытырга җибәрәләр. Соклангыч табигать кочагына сыенып утырган Яңа Бүләкне, авыл халкын бик тиз үз итә егет. Барысы да яхшы, тик... Биш ел буе институтта бергә укыган Гөлсинәсе генә янында түгел. Ул – юллама буенча Зәй районында укыта.

Бер ел буе арада мәхәббәт хатлары йөри. Аннан Дилшат белән Гөлсинә никахлашалар. Яшь укытучылар гаиләсе авыл халкына белем-тәрбия биреп, аларны ихластан яратып, тәмам үз кеше булып дүрт ел яшиләр. Яңа Бүләк авылы халкы әле дә булса Дилшат Зиннәт улы Фазуллинны якын итеп искә ала.
– Яшәгән, эшләгән җирләрем күңелемдә саклана минем. Уралда армия сафларында хезмәт иткәндә ул якларны да үз иттем. Аннары, студент елларында, Казаныбызны яраттым. Түбән Суыксуда яши башлавыбызга да быел беренче сентябрьдә утыз ел була. Хәзер Түбән Суыксудан да якын җир юк,– ди Дилшат Зиннәт улы.
Шуның егерме ике елы мәктәп директоры вазифасында үткән. Хәзер ул технология укытучысы.
– Сер түгел, хәзер укытучылар һәм укучылар, ата-аналар БДИчыларга (ЕГЭвисты) әйләнеп бара. Ничек тә БДИны уңышлы тапшырырга да, югары уку йортына керергә! Мондый яшәү рәвешен йөрәк кабул итми. Күңел тартмаган профессия сайларга да этәрә. Укучыларның бик яхшы укыганнары – югары уку йортына керүне максат итеп куйганнары гына 10, 11 сыйныфка кала. Күпчелеге тугыздан соң китә. Эшче һөнәрләренең дәрәҗәле икәнлеген, хезмәт хакларының да яхшы булуын аңлатабыз. Укытучы-дәрес бирүче (урокодатель) генә булырга ярамый. Чын педагог баланың холкын, ни-нәрсәгә сәләте булуын белә. Укып һөнәр алырга өндибез. Замана таләбе – эшче һөнәрләрен үзләштерү өчен дә зиһенне эшкә җигәргә кирәк. Малайларга электрик, компьютерлаштырылган станокта фрезерлаучы, эретеп ябыштыручы, тракторчы, авыл хуҗалыгы машиналарын йөртүче, ветфельдшер һәм башка бик күп һөнәрләргә карата кызыксыну уятырга тырышабыз. Кызларга да аш-су остасы, кондитер һөнәрләрен сайларга киңәш бирәбез, – ди Дилшат Зиннәт улы. 
Мөгаллим, мөгаллимә – гомер-гомергә авылда күз өстендәге каш шикелле. Аларның һәр гамәле халыкның җиз иләге аша үтә. Гөлсинә белән Дилшат Фазуллиннар авыл халкы алдында хөрмәт казанган мәгариф хезмәткәрләре һәм мәрхәмәтле ул белән килен дә. Дилшат Зиннәт улы туган ягында – Актаныш районы Иске Богадыда гомер иткән әнисен үзләренә яшәргә алып килгән. Йортлары да иркен, күңелләре дә киң аларның – сиксән тугыз яшьлек Даһия апаның урыны түрдән. Ике катлы зур өйнең әйләнә-тирәсе гөлчәчәккә күмелгән. 
– Мәктәптә дә, өйдә дә бергәләп эшлибез. Беркайчан да тик кенә утырып торганын күргәнем юк, җитез дә, эшне оештыра да белә, – дип, иренең һәр эш-гамәленә соклануын һәм ихтирамын белдерә Гөлсинә ханым.
Без килгәндә Дилшат Зиннәт улы мәктәп территориясендә үлән чаба, укучы малайлар шуны тырма белән җыеп йөри, кызлар исә Гөлсинә апалары янында бөтереләләр: алма, помидор җыялар иде.
Балалар җәйге каникулларда мәктәп бакчасында яшелчә үстерү, җиләк-җимеш агачларын тәрбияләү, җир эшкәртү серләренә өйрәнәләр. Шушы мәктәпне тәмамлаган элеккеге укучылары: «Дилшат абый, Гөлсинә апа, балаларны эшкә өйрәтәсез. Хуҗалыкта кул арасына керәләр, рәхмәт сезгә, – дип укытучыларының күңелләрен күтәреп торалар. 
Озак еллар мәктәп директоры вазифасын башкарган Дилшат Зиннәт улы технология, сынлы сәнгать, тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укытуга җиңел генә кереп китә.
– Тормыш иминлеге нигезләре – кешенең яшәеше ул. Тормыш дәрьясын кичкәндә нинди генә сынауларга очрамасын, шул хәлдән исән-имин чыгарга, тормышны саклап калырга өйрәтәбез. Бала үзен сакларга, кирәге чыкса, башкаларга да ярдәм итәргә өйрәнергә тиеш. Гап-гади генә мисал, бал корты чакты, ди. Әгәр дә ул кешедә бал корты агуына аллергия икән, нишләргә? Корт чаккан урынга салкын әйбер куярга – агулы кан тәнгә таралмасын өчен. Гади генә нәрсә шикелле. Белеп эш итсәң, кеше гомере сакланып кала, – ди мөгаллим.
РФ мәгариф отличнигы Дилшат Фазуллинның зур бурычы – эшче һөнәрләренә бала күңелендә мәхәббәт уяту. Моның өчен технология дәресләрен барлык шартларына туры китереп алып барырга, эшче һөнәрләргә өйрәтү өчен мөмкинлекләр булдырырга кирәк. Кызганыч, мәктәп мастерскойларында матди-техник базаны яңартасы бар. Бу – тормыш таләбе. Шушы көннәрдә Казанда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты узды. Ул да гади һөнәрләрнең әһәмиятен ассызыклау, аларны күтәрү чарасы булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев