Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Якты юл» («Светлый путь») газетасы хуҗабикәләр өчен өр-яңа бәйге игълан итә

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе коллективы үзенең укучыларын һәрдаим яңадан-яңа конкурслар үткәреп, иркәләп кенә тора. Әле кичә генә ике ай дәвамында сайтыбызда барган «Минем якын дустым» конкурсына йомгак ясадык. Бүгеннән исә уңган-булган хуҗабикәләребез өчен «Мин иң тырыш хуҗабикә» дип исемләнгән өр-яңа конкурс игълан итәбез. Кызыксындыгызмы? Катнашасыгыз...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе коллективы үзенең укучыларын һәрдаим яңадан-яңа конкурслар үткәреп, иркәләп кенә тора. Әле кичә генә ике ай дәвамында сайтыбызда барган «Минем якын дустым» конкурсына йомгак ясадык. Бүгеннән исә уңган-булган хуҗабикәләребез өчен «Мин иң тырыш хуҗабикә» дип исемләнгән өр-яңа конкурс игълан итәбез. Кызыксындыгызмы? Катнашасыгыз киләме? Алайса аның таләпләренә игътибар итегез. Бүләгебез дә бик саллы бит!

Бүгеннән башлап, ягъни 23 майдан 4 июньгә (якшәмбе) кадәр без газетабызның электрон почтасына - yakti.ul76@gmail.com уңган-булган, тырыш, иң мөһиме Тукай районы авыл җирлекләрендә яшәгән хуҗабикәләрдән тәмле-тәмле, сыйлы табын ашлары рецептлары белән үзләре шуны тотып төшкән фотолар кабул итәбез. Сезгә шул фотоны, табын ашының рецептын, тагын үзегез турында тулырак мәгълүмат, нинди ашлар пешерергә яратканыгыз, гаилә әгъзалары нәрсәләрне яратып ашаганнарын, һ.б. язып җибәрергә кирәк. Без хатларны ике атна дәвамында кабул итәбез. Аннары исә шул рецептлар астында газетабыз сайтында (tukai-rt.ru) комментарийлар калдырырга кирәк булачак. Комментарийлар калдыру вакыты - 5 июнь сәгать 9дан 11 июнь кичке 17гә кадәр. Шул комментарийларга карап кына җиңүчене билгелиячәкбез.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, конкурста катнашучыларыбыз! Комментарийлар бер көнне бер IP адрестан гына кабул ителә. Аларның да исә «смайлик»лары кабул ителми. Шуларга игътибар итегез. Конкурсыбыз гадел булса иде! Башка конкурсларыбызда тавыш биргәндә «накруткалар» куллану сәбәпле, бу юлы әлеге алымны кулланмаска булдык.

Шуны да истә тотарга кирәк: нинди дә аңлашылмаучанлык килеп чыкса, бу мәсьәләне бары тик редакция коллективы гына хәл итә.

«Мин иң тырыш хуҗабикә» конкурсында җитңүчегә иганәчебез - «Миңнеханов» КФХ җитәкчесе Минталип Миңнеханов биргән мультиварканы бүләк итеп тапшырачакбыз. Конкурста катнашырга ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев