Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Сканвордлар бәйгесе җиңүчеләренә татлы бүләкләр тапшырдык

Безнең «Якты юл» газетасы 14 ноябрьдән 28енә кадәр (3 атна) буш вакытларны файдалы үткәрү максатыннан, сканвордлар биреп барды. Бәйгебезнең кагыйдәләренә таянып, сез, хөрмәтле газета укучыларыбыз, аларны чишеп, кызыл белән бирелгән хәрефләрне аерып алып, җөмлә төзеп шалтыратырга тиеш идегез. Сканвордларыбызда «Мин «Якты юл»га язылам» дигән җөмлә яшеренгән иде.

5 декабрь көнне тапкыр, зирәк укучыларыбыз редакциягә җыелды. Газетабызның өч санында без сканвордлар биргән идек. Безгә бик күп җаваплар килде. Укучыларыбызга рәхмәт. Җиңүчеләрнең берсе - Боерган авылыннан Сабира Минһаҗева:
- Мин үзем Иске Байлар кызы. Күп еллар почтальон хезмәтен башкардым. Мин эшли башлаган 60нчы еллар тирәсендә бу эш җиңелләрдән түгел иде. Һәр йортка диярлек дистәләгә газетаны, журналларны көне-сәгате белән илтеп җиткерергә кирәк. Матбугатка язылу ул вакытта үзе бер урак өстен хәтерләтә иде, - ди Сабира апа. - Мин бүген дә 7-8 газета-журнал алдырам. Энәсеннән җебенә кадәр укып чыгам. Үземә җан рәхәте алам. «Якты юл»ны күп еллар алам. Аннан район яңалыклары, кеше язмышлары, гаиләләр, тормыш белән бәйле проблемалар турында белеп торам. «Якты юл»да сканворд чыга башлагач, бик сөендем. Кабалана-кабалана тизрәк шуны чишә торган идем. Алай җиңеп чыгармын дип уйламадым, ләкин беренче шалтыратырга кирәк әле дигән уй башымнан йөгереп булса да узып киткән иде. Аның бүләге дә кирәк түгел, кызым, шул сезне күреп китәрмен, сөйләшермен, фикерләремне җиткерермен дип кенә килдем, - диде Сабира апа.
Казиле авылыннан Зөфәр Ганиев та газета укырга яратканы, бөтен бәйгеләрне кызыксынып укып барганлыгы турында сөйләде. Тагын-тагын конкурслар үткәрергә кирәклеге, бу бик кызыктыргыч алым булуын әйтте.
Шулай ук беренчеләрдән булып, редакциябез телефонына Теләнче Тамак авылыннан Наилә Зарифуллина да шалтыратты. Аның өчен татлы бүләгебезне оныгы Алия килеп алды. Сүз уңаеннан, Алия газетабыз үткәргән конкурсларда җиңү яулаган иде инде. Әле күптән түгел генә үзенә фотоаппарат та бүләк иткән идек. Үзе генә түгел, ә әбисенең дә бик актив икәненә инандык. Гаиләләре белән газетабызны укып барганнары, бәйгеләребездә бик теләп катнашулары сөендерде безне!
Шунысы мөһим: редакциябезгә сканворд җавапларын әйтеп, йөздән артык кеше шалтыратты. Иң җитезләрен, ә алар Иске Дөрештән Марсель Шәйхразиев, Мусабай-Заводтан Гөлчирә Бикмөхәммәтова, Күзкәйдән Дилә Сираева, Казаклардан Рәис Илһаметдиновларны без бүләкләдек. Сканвордларны халык ярата икән дигән фикер туды бездә. Биремнәрне чишеп тә алдан шалтырата алмаучылар берүк борчылмасыннар, алда бәйгеләр булачак әле.
Сәмәкәй авылының Гөлфирә Петрова җитәкчелегендәге «Зиләйлүк» балалар бакчасы тәрбиячеләренә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Алар беренче булып шалтыратты. «Нинди генә бүләк булмасын, аны балалар бакчасыныкы итеп кабул итәбез. Аларны сөендерәсе килә», - дип әйтте ул. - Шундый бүләк ясаганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Ул балаларның ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде, тартманы ашыга-ашыга ачып, эчендә ниләр булганнарын карадык. Сабыйлар өчен ул әкияттәге серле сандык иде. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле редакция. Нәниләргә иҗат дәресләре үткәрү өчен менә дигән бүләк әзерләгәнсез. «Якты юл»ны һәрвакыт укып барабыз, һәр елны язылабыз. Без сезнең белән! - диде Гөлфирә Әюповна.
Әйе, шундый укучыларыбыз булганда, безгә эшлисе дә эшлисе генә кала. Газета укучыларыбызны иң актуаль яңалыклар белән таныштырырга, күркәм әдәби әсәрләр бастырырга, матур гаиләләр, төрле һөнәр осталары, талантлы яшьләребез, кече авыллар язмышы, гомумән, әйләнә-тирәдә безне нәрсә били, нәрсә белән яшибез, ни белән көн күрәбез, барысы-барысы турында укучыларыбызга җиткереп торырга сүз бирәбез. Бергә булыйк, хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сканворд бәйге нәтиҗәләре