Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең дүртенче катнашучысы

Иске Абдул авылыннан Фәния Гыйниятуллина газета укучыларыбызга гөбәдия рецепты тәкъдим итә. Конкурста катнашучыбыз редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат юллаган: - Мин 35 ел буе кондитер булып эшләдем, лаеклы ялга чыктым. Хәзерге вакытта мәктәптә техник хезмәткәр булып эшлим. Мин пешерергә аеруча да яратам, бигрәк тә камыр ризыкларын пешерү күңелемә хуш килә. Аш...

Иске Абдул авылыннан Фәния Гыйниятуллина газета укучыларыбызга гөбәдия рецепты тәкъдим итә. Конкурста катнашучыбыз редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат юллаган:

- Мин 35 ел буе кондитер булып эшләдем, лаеклы ялга чыктым. Хәзерге вакытта мәктәптә техник хезмәткәр булып эшлим. Мин пешерергә аеруча да яратам, бигрәк тә камыр ризыкларын пешерү күңелемә хуш килә. Аш бүлмәмдә нинди генә ризыклар пешереп карамыйм мин, алар арасында яратып пешерә торганнары ул - чәкчәк, тортлар һәм төрле-төрле начинкалар белән пироглар. Конкурска шулай ук үзем яратып пешерә торган гөбәдия рецептын җибәрәм.

Камыр өчен: 1пачка ак май, ярты стакан шикәр комы, 2 йомырка, разрыхлитель, он кирәк. Шуларның бөтенесеннән дә камыр басабыз.

Эчлек өчен: беренче катка корт салабыз, икенче катка бүрттерелгән дөге, аннары йөзем белән пешкән йомырка (аны угычтан чыгарырга һәм өстенә ярты стакан шикәр комы сибәргә), соңыннан исә ак май өстибез. Гөбәдиянең өстен матур итеп бөгеп куябыз. Ашларыгыз тәмле булсын! - диелгән Фания Гыйниятуллинаның хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев