Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Машинам – ышанычлы юлдашым

«Якты юл»(«Светлый путь») газетасы игълан иткән чираттагы бәйге дәвам итә. Бу юлы без машина йөртүче ханым, туташлардан үзләренең руль артына утыру тарихын сөйләүләрен сораган идек. Беренче тапкыр машинаны мөстәкыйль идарә иткән көн, куркуны җиңү, юлда килеп туган гадәти булмаган хәлләрдән чыгу әмәлләре турында сөйләрләр дип ышанабыз. Бәйгегә язмаларны редакциянең электрон...

Газетабызның 21 март санында машина руле артында инде бик күп еллар йөрүче Иске Дөреш авылының мәдәният йорты директоры Янирә Әминова турында язган идек. Янирә ханым Вконтакте социаль челтәренең рәсми төркеменә (http://vk.com/club54482574) түбәндәге эчтәлекле язма калдырган.
- Хөрмәтле редакция! Әлеге бәйгегә язган идем инде. Шуннан соң да кызыклы вакыйгалар искә төшеп кенә торды. Шуңа кайберләрен тагын язып җибәрергә булдым. Шулай бервакыт җиләккә киттек. Машинага IX сыйныфта укучы сеңлемне утырттым. Барабыз, сеңлем әйтә: «Апа, әйдә мин дә машинаны йөртеп карыйм әле», - ди. Утырды бу рульгә. Басу юлы бит, бик куркыныч түгел. Барабыз басу юлының әле бер, әле икенче кырына чыгып. Сеңлемне өйрәтеп озак бардык шулай. Тавыш килеп артка борылып карасам, Бай-Бүләк авылыннан бригадир Рифкать абый тракторы белән безне узарга тырыша икән. Безгә карап әле бер якка, әле икенче якка чыгып бара икән. Моны басудагы ирләр карап торалар икән. «Карагыз әле егетләр, Рифкать абый ватылгандыр, күрәсең, Янирә запорожецы белән тракторын алып кайта», - ди икән Петя исемле егет. Менә шундый кызык хәл! Барлык машина йөртүче хатын-кызларга хәерле юллар теләп, Янирә Әминова.
«Автоледи - 2014» бәйгесендә катнашырга район үзәк больницасында шәфкать туташы булып эшләүче Миләүшә Фәрдиева да теләк белдерде. Аның ничек итеп машина йөртә башлаганы турында кызыксындым.
- Машина руле артына 18 ел элек утырганымны хәтерлим, шуннан бирле гел төшкәнем дә юк инде, - дип башлады сүзен Миләүшә Хәйдәровна. - Мин үзем Сарман районының Саклаубаш авылыннан. Кечкенә чактан ук башта велосипедта йөрдем, аннары мотоциклда җилдердем. Үсә төшкәч, «ОКА» машинасында күп йөрдем. Шулай яшьрәк чакта үз авылыбыз кызлары белән күрше авылларга барып, концертлар куеп йөри идек. Берсендә күрше авылга киттек, ә концерт костюмнарын онытып калдырганбыз. Шунда мин режиссерыбыз Фәридә апаны утырттым да юлга кузгалдым. Исәбебез концерт башланганчы, тиз генә костюмнарны алып кайту. Тиз генә булмады шул ул! Машинамның тәгәрмәче җибәрде бит шунда! Шулай өзгәләнеп басып торабыз, нишләргә белгән юк... Ул да булмады «Нива» машинасында яныбызга аучылар килеп туктады. Алар бик көчле, гайрәтле ир-атлар иде, үзләренә домкрат та кирәк булмады, тәгәрмәчне 10 минут дигәндә алмаштырып та бирделәр. Әллә шул сәбәпче булдымы, әллә машинада йөрү стажым шактый булгангамы, хәзер исә машина тәгәрмәчен үзем алмаштыра беләм, аның бернинди дә авырлыгы юк. Юлда еш йөрим, Аллага шөкер, башка машина йөртүчеләр, күбесенчә ир-атлар начар карамыйлар, киресенчә, булышалар хәтта. Үзем дә гел юл бирергә тырышам, кеше ашыгадыр, булышмыйча ярамый бит дип уйлыйм. Аннары медицина өлкәсендә эшләвемә дә 22 ел минем. Һөнәрем - кешеләргә ярдәм итү, авыр вакытта булышу. Шуңа да юлда булганда да, кешегә ярдәм кирәк икән - туктамыйча киткәнем юк. Бөтен машина йөртүчеләргә теләгем: юлларда саклык белән, бик игътибарлы йөрсеннәр иде. Хәвеф-хәтәрләр булмасын, юлларда имин йөрик! - дип тәмамлады сүзен Миләүшә апа.
Хөрмәтле гүзәл хатын-кызларыбыз, мөлаем туташларыбыз! Исегезгә төшерәбез: конкурсыбыз тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара, шуңа да безгә язып калырга ашыгыгыз. Сездән хатлар көтеп калабыз! Безнең белән калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге