Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Иң яхшы хат ташучы» 

Укучыларыбызны безнең газета белән почтальоннар бәйләп тора. Әлеге тынгысыз һәм җаваплы һөнәр ияләренә хөрмәтебез зур. Шуны истә тотып, «Якты юл»ның Инстаграм битләрендә «Тукай районының иң яхшы хат ташучысы» бәйгесен оештырдык та.

Анда катнашырга беренче булып Калмия авылыннан Вера Сәлимова теләк белдерде. Аның фикеренчә, җиңүче исеменә Боерган авылының почта бүлеге башлыгы, Колыш авылының хат ташучысы Гүзәлия Шәмсетдинова һәм Таулар авылы почтальоны Алмазия Гайфетдинова лаек. «Алмазия Боерганга ничә чакрым җәяү йөреп эшли», «Гүзәлиягә колышлардан иң изге теләкләр. Кайнанаң Әлфия апага, әти-әниеңә, ике улыңа таяныч булып яшәргә, безне шатландырып эшләргә язсын», «Безнең кызлар булдыралар, исән-сау гына эшләсеннәр», – дип яздылар аларга комментарийларда. 

Фотода Гүзәлия Шәмсетдинова һәм Алмазия Гайфетдинова.

 

2 катнашучы – Күзкәйдән Тәнзилә Шәйхнурова. Үз авылларының хат ташучысы Айгөл Мөхтәрова турында язды. «Элек-электән почтальонны өйгә шатлык-куаныч алып килүче дигәннәр. Бу сүзләр хат ташучыбыз Айгөлгә бик туры килә – аны сагынып көтеп алабыз. Ул Яңа Байларда почта тарата, хатны, пенсияне кешеләрнең өенә кертеп бирә. Кергәч, әби-бабайларның хәлен дә белешә, авырсалар, табиб чакыра, дару кирәк булса, алып кайтырга ярдәм итә – бик кешелекле, игътибарлы. Күзкәйдә почта бүлеген саклап калучы да әле ул – елга якын авылыбызда почта бүлеге башлыгы булмады, ул берүзе гәҗит тә, квитанцияларне дә таратты. Аны бик яратабыз», – дип язды Тәнзилә апа.

Фотода Айгөл Мөхтәрова.

 

3 катнашучы – Куады авылыннан Гөлшат Хасимова. Ул үз Инстаграмына авылдашы Оркыя Зыятдинованың фотосын урнаштырды. «Авылыбызның бердәнбер, хат ташучысы – Оркыя апа. Күпме эш йөкләнгән аңа! Почтальон сумкасында ниләр генә юк: газета-журналлар, хат, телеграммалар, торак-коммуналь түләүләр квитанцияләре... 
Оркыя апа пенсияне, субсидияне, газета-журналларны гел вакытында тарата. Һәр йортка кереп, вакытлы матбугатка да яздырып йөри. Аны бар авыл кешесе хөрмәт итә. Без хат ташучыларга олы хөрмәтебезне белдерәбез», – дип язды Гөлшат Хасимова.

Фотода Оркыя Зыятдинова.

 

4 катнашучы – Ләйсән Фәттахова. Ул Иске Абдул авылында 19 ел почтальон булып эшләүче Гөлсинә Кыямова турында язды. «Гөлсинәбез бик әдәпле, ягымлы, һәрберебезнең хәлен белә, түләүләребезне исәпләп түли, үтенечләребезне үти, сорауларыбыз булса аңлата. Бераз авырып алды, шулкадәр юксындык, тизрәк терелүен теләдек. Элек-электән халык почтальонны көтеп алган, аның яңалыклар, сагынычлы сәламнәр алып килүен көткән. Гөлсинәбез безне куандырып эшләсен дә эшләсен әле!» – дип язды авылдашлары исеменнән Ләйсән ханым.

Фотода Гөлсинә Кыямова.

 

5 катнашучыбыз – Мәләкәстән Лидия Фәртдинова. Бәйгедә авылыбыз почтальоны Любовь Асылгәрәева җиңәргә тиеш дип саный ул. «Интернет аша электрон хат-хәбәрләр алышкан заманда яшәсәк тә, почта хезмәтенең мөһимлеге кимеми, киресенчә, арта гына бара. Любовь Николаевна халыкка гәҗит-журналларны, пенсия, субсидия, төрле хатларны үз вакытында илтеп тапшыра. Һәрчак мөлаем йөзле, кече күңелле, ярдәмчел, игътибарлы, тырыш безнең хат ташучыбыз», – дип язды Лидия ханым барлык авылдашлары исеменнән.

Фотода Любовь Асылгареева.

 

Рус телендәге аккаунтыбызда катнашучыларыбыз

1 – Князево авылыннан Роза Зарипова. Аның фикеренчә, Тукай районында Татарстан поселогы хат ташучысы Вәсилә Әбүзәровадан да яхшырак почтальон юк. «Бик яхшы, намуслы, җаваплы» дип фикерләрен белдерделәр райондашларыбыз комментарийларда. 

Фотода Вәсилә Әбүзәрова.

 

 

Комсомолец поселогыннан Тамара Лобова хат ташучы Татьяна Трубицына турында «Алтын кеше ул – җиңүгә лаек», – дип язды. Инстаграмда аны мактап бик күп комментарийлар чыкты: «Ярдәмчел, киң күңелле, намуслы кеше», «Почтаны вакытында китерәчәгенә йөз процент ышанабыз», «Үз эшен «бишле»гә белә», «Почтаны үз вакытында китерә. Урамда очраса, өлкәннәр белән сөйләшергә вакыт таба. Менә дигән хуҗабикә дә ул».

Фотода Татьяна Трубицына

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев