Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Әниемә – тәмнүшкә» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләдек

«Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында «Әниемә - тәмнүшкә» конкурсы игълан иткән иде. Ниһаять, бәйгебезгә нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр билгеләнде, алар бүләкле дә булды. Җиңүчеләрнең конкурска карата фикерләрен белү максатыннан алар белән сөйләшеп алдык.

Газета укучыларыбыздан рецептлар язылган бик күп хатлар килде. Алар арасында тәмле салатлар да, телне йотарлык чәкчәкләр дә, итле камыр ризыклары да бар иде. Без исә һәрберсен аерым карап, аның оригиналь булуына да, матурлыгына, бизәлешенә, гомумән, бар нәрсәгә дә игътибар итәргә тырыштык.
Районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасының баш библиографы Гүзәл Закированың «Катлы салат» дип аталган, ә Борды авылына әбисе янына кайтып йөрүче Алинә Солтанованың консервланган балык белән ясала торган салатлар рецептларның бизәлешләре дә, тиз генә ясалулары да күңелебезгә хуш килде. Теләнче Тамактан Рәмилә Сәгъдиева уңайлы да, тәмле дә гөбәдия рецептын тәкъдим итте. Рәмиләнең авылдашы Гөлнара Хәйруллина кызлары Ильвира һәм Ләйлә белән безне торт пешерергә өйрәттеләр. Иске Абдул кызы Лилия Минһаҗева җибәргән чәкчәк рецептыннан, бигрәк тә аңа өстәп җибәрелгән чәкчәк фотосурәтеннән озак кына күзебезне ала алмыйча тордык. Районыбыз апалары, кызлары бигрәкләр дә уңган-булганнар дигән бер фикергә килдек. Шулай ук Эльвина Борһанованы да атап китәсе килә. Аның да «Кош теле» рецепты бик кызыклы, моннан тыш, бик уңайлы ясалуы белән җәлеп итте. Ләкин һәрбер бәйгедә җиңүчеләр булган шикелле, без дә үзебезнең иң-иңнәрне билгеләдек. Шулай итеп, I урынга Мусабай-Завод авылына кайтып йөрүче һәм газетабызны даими укып баручы кызыбыз - Вероника Гаврилова яулап алды. Без аңа табалар җыелмасы тапшырдык.
- Сезнең газета үткәргән «Якты җәй, ямьле җәй» конкурсында да катнашкан идем. Анда җиңеп чыга алмагач, бераз моңсуландым башта, аннан соң исә, кире уйлап, тырышып әлеге конкурска әзерләндем, - диде миңа Вероника.
- Ә конкурс турында кайдан белдең? Шундый матур да, туклыклы да итле пирог рецептын кайдан таптың? - дип сораулар яудыра башладым аңа.
- Конкурс турында, гомумән, газета, район яңалыклары турында Вконтакте социаль челтәре аша белеп барам. Ә «Итле крокодил» пирогын без апам Алсу белән Интернет аша таптык, аннары исә аны әниебез өчен пешереп карадык. Үзебезгә дә ул бик ошады, - дип дәвам итте Ника.
II урынны Иске Абдул авылыннан Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының I курсында белем алучы Рузилә Шәйдуллинага бирдек.
- Рәхмәт яусын сезгә. Чәкчәк рецептын конкурска җибәргәндә, алай җиңәрмен дип уйламаган идем. Әниебезне сөендереп, әбием белән шундый татлы ризык пешерә алабыз дип, күрсәтәсем генә килгән иде, - дип сөенечен белдерде Рузилә һәм без тапшырган чәйнеккә бик шатланды.
III урынны исә Иштирәк авылыннан Индира Һадиева яулап алды. Ул безгә итле өй пиццасы һәм коймак рецептлары тәкъдим иткән иде. Аңа без пешерү эшләрендә кирәкле җыелма тапшырдык.
Теләнче Тамак мәктәбенең II сыйныф укучысы Фидаил Борһановны да редакциябез бүләкләргә булды. Фидаил безгә җибәргән хатында «Әниләрне кызлар тәмнүшкә пешереп кенә котламасын әле, без егетләр дә сыйларга өйрәник», - дип язып җибәрүе игътибарыбызны җәлеп итте. Ул укучыларыбыз белән үзе ясый торган салат рецепты белән бүлеште. Шуңа күрә аны да редакциябез бүләксез калдырмады, без аңа чәшкеләр җыелмасы бүләк иттек.
- Конкурс турында миңа Эльвина апам әйтте. «Син дә катнашып кара, булдыра алачаксың бит», дип күңелемне күтәрде, миңа этәргеч ясады. Бик шатмын, - диде Фидаил, оялып кына.
Җиңүчеләребез барысы да бүләкләреннән риза калып, җиңүләренә чиксез сөенделәр. Сүз уңаеннан, безгә шундый бүләкләр алырга ярдәм иткән өчен иганәчебез Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинга рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да ярдәмләшеп эшләрбез дигән теләктә калабыз. Ә конкурста катнашып та, җиңеп чыга алмаганнар күңелләрен төшермәсеннәр. Газета укучыларыбызның күпсанлы сораулары буенча, конкурсыбызны дәвам итәчәкбез, сездән түземсезләнеп хатлар көтеп калачакбыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс бәйге «Якты юл» Вконтакте челтәрендә