Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Әниемә – тәмнүшкә» бәйгесе дәвам итә

Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында өр-яңа махсус конкурс игълан иткән иде - «Әниемә - тәмнүшкә». Әниләр бәйрәме алдыннан яратып пешергән иң тәмле ризыгыгызның рецептын (фото белән бергә) безнең Vkontakte рәсми төркеменә (http://vk.com/club54482574) яисә безнең электрон почтага (yakti_ul@mail.ru) җибәрегез. Без аларны газетада бастырачакбыз. Ә әниләрдән җыелган махсус жюри җиңүчене билгеләячәк. Җиңүчеләрне безнең редакциядән шәп призлар көтә! Рецептлар әкрен генә килә тора, без аларны газета битләрендә бастыра барабыз.
Даими укып баручыбыз, Мусабай-Завод авылына кайтып йөрүче шаян кызыбыз - Вероника Гаврилова «Итле крокодил» дип аталган рецепт тәкъдим итте. Ул, чыннан да, нык тәмле, хуш ислегә охшап тора. «Бу тәмле дә, туклыклы да ризыкны без әнием өчен, аның туган көненә дип, апам белән табып пешергән идек. Ул безгә бик ошады, башка хуҗабикәләргә дә тәкъдим итәбез», - дип хәбәр итте безгә Ника.
Җылымса сөттә болгатып торып, чүпрә эретергә, шул массага шикәр комы салып, 15-20 минут кабарганын көтеп торырга кирәк. Шуңа тоз, көнбагыш мае, он салырга һәм камыр ясарга. Камырны 40-50 минутка җылы урында тотып, әзрәк кабарганын көтеп торырга кирәк.
Эчлек өчен фаршны кыздырырга, ә дөгене бүрттереп алырга кирәк. Алдан ук пешереп куелган йомыркаларны вак кына итеп турарга. Табада суганны матур төскә кергәнчегә кадәр кыздырырга. Соңыннан исә яшел суганны (төс өчен һәм матурлык өчен) вак итеп турап, эчлекнең барлык ингредиентларын бергә салып болгатырга һәм чеметем генә тоз өстәргә.
Әзер камырны озын турыпочмак формасы ясап җәергә, бераз камырны бизәү өчен калдырырга да онытмагыз. Камырның уртасына эчлекне салырга. Кырыйларын исә якынча калынлыгы 3 сантиметр итеп кисәкләп куярга һәм камырны түгәрәк форма ясап төреп куярга. Камырның бер өлешен «баш» ясап, икенче өлешен крокодилның «койрыгы» итеп форма ясарга. Калган камырдан «крокодил»ның аякларын һәм башка якларын формалаштырырга. Аннары «крокодил»ның өстен йомырка белән сылап чыгып, 10-15 минут тотарга. Әлеге пирогны 180 градус кызган мичтә пешерергә кирәк. Ашларыгыз тәмле булсын!
Тагын бер рецептны Иштирәктән Гөлсинә Гарифуллина тәкъдим итте, ул «Итле өй пиццасы» дип атала.
Камыр: 4 стакан он, 1 йомырка, 0,5 кап маргарин яки атланмай, 1 стакан кефир, 1 чәй кашыгы сода, тоз.
Эчлек: 400 грамм сыер ите фаршы, 2 аш кашыгы кетчуп, 4 пешкән йомырка, 2 тозлы кыяр, 200 грамм каты сыр, майонез һәм яшел тәмләткечләр. Фаршны кыздырырга,йомырканы вак итеп, кыярны түгәрәкләп турарга, сырны вак угычтан уарга. Камыр басарга һәм ике өлешкә бүлеп, уклау белән җәяргә. Җәймәне майланган табага салырга, өстенә кетчуп сыларга, фарш җәяргә, вакланган йомырка, кыяр кисәкләрен тезеп чыгарга. Аз гына майонез агызырга һәм сырны өстенә сибәргә. Духовкада 30 минут пешерергә.
Рәсемдә: Иштирәк авылыннан Индира, Диләрә һәм Солтан Һадиевлар.
Иске Абдул кызы Лилия Минһаҗева безгә рецепт җибәргәндә болай дип хәбәр итте: «Чәкчәк бәйрәм табынына аерым бер ямь өстәп тора. Аны әтиемнең сеңлесе бик оста пешерә, ә мин аннан өйрәнеп, әниемне сыйлыйм».
Рецепт: 5 йомыркага 1 чәй кашыгы разрыхлитель, тәмгә карап тоз, шикәр салып озак итеп болгатасың (сгущенка хәленә килгәнче). Шушы массага макфа оны кушып, камыр басасың. Кул белән генә җәясең дә, тасмалап кисәсең, кабартасың. Кайнап чыккан сыек майга 2 аш кашыгы су салып, бер төшне төшереп карыйсың, тиз өскә күтәрелсә, майны әзрәк суытырга кирәк.
Бал ясау өчен: 2-3 аш кашыгы су, 2-3 аш кашыгы шикәр комын эретәсең. Шуңа 0,5 стакан бал салып эретүне дәвам итәсең. Салкын суга тамызгач, бал үрелеп китмәсә, бал әзер була. Чәкчәкне матур итеп тезеп, бизәп куярга кирәк. Чәйләрегез тәмле булсын!
P.S. Ә без конкурсыбызның дәвам итүен искәртәбез, дуслар. Сездән хатлар көтеп калабыз! Вакыт бик аз калып бара. Рецепт сездән - бүләк бездән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс бәйге «Якты юл» Вконтакте челтәрендә

2
X