Бүләкләр тапшырдык
Исегезгә төшереп узабыз, 2018 елның икенче яртысына язылу кампаниясе барышында район газетасын иң күп яздырган почта хезмәткәрләре арасында бәйге игълан иткән идек.
Халык санына карап, «Якты юл»ны иң күп яздыручылар Теләнче Тамак, Боерган, Калмия, Мәләкәс, Иске Абдул авыллары булып чыкты. Мәләкәс авылының почта бүлеге хезмәткәре Лидия Карамзинага бүләген тапшырган булсак, шушы көннәрдә Калмия һәм Боерган авылы почта бүлекләренә барып җиңүчеләрне котлап кайттык. Теләнче Тамак һәм Иске Абдул почта бүлекләренә бүләкне тапшырыр өчен алга таба чыгу планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев