Якты юл
  • Рус Тат
  • Машинам – ышанычлы юлдашым

    Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы чираттагы бәйгене игълан иткән иде. Бу юлы без машина йөртүче ханым, туташлардан үзләренең руль артына утыру тарихын сөйләүләрен сорадык. Беренче тапкыр машинаны мөстәкыйль идарә иткән көн, куркуны җиңү, юлда килеп туган гадәти булмаган хәлләрдән чыгу әмәлләре турында сөйләүләрен сораган идек. Кабат искәртеп үтәбез: бәйгегә...

    Конкурсыбызга язмалар килә тора. Бүген Иске Абдул авылыннан Резидә Гарипова белән таныштырабыз. Резидә ханым безгә түбәндәге эчтәлекле хат юллап җибәргән.
    «Исәнмесез, хөрмәтле «Якты юл» газетасы хезмәткәрләре! Мин дә сез башлап җибәргән конкурс кысаларында, үземнең машина йөртү тарихын язарга булдым. Руль артына утыруыма быел 5 ел була.
    Башыннан ук языйм әле. Әнием Роза - Мерәс авылының уңган-булган хатын-кызларның берсе. Чисталык, тәртип дисеңме, тәмле ашлар пешерүме... Ә иң мөһиме, ул авылда беренче «Планета-3» мотоциклын иярләгән гүзәл зат. Без әнинең матаена утырып, печәнгә, җиләккә, басуга чөгендер утарга йөри идек. Җилдереп кенә барып җитәбез. Без бала-чагага кызык, ә икенче яктан - сөенеч һәм горурлык. Шулай кул арасына керә-керә, өч кыз үсеп киләбез. Арабызда иң шаяны, шугы - Рәмилә сеңлем. Ат өстендә дә чаба, матаенда да җилдерә. Әтинең чын терәге, ярдәмчесе инде менә. Тиз генә ат көтүен дә карап кайта. Мин сеңлемә карап кызыгам.
    Бервакыт шулай Рәмилә сеңлем белән Торнаташ авылыннан качып киткән чабыш атын алып кайтырга кирәк булды. Киттек икәү, матайга утырып. Кайта башлагач, бер сорау килеп басты. Кем нәрсә белән кайта? Башта атка атланып карадым. Тик ат өстендә дә утыру - җиңелләрдән түгел. Үзем егылып төшүдән куркам. Аннары сеңлем матайны кабызып, кузгалып китәргә, тизлек рычагын салырга өйрәтте. Байтак кына кузгала алмыйча интеккәннән соң, киттем бит. Үзем сөенәм, битләрне болын җиле иркәли, күңел әллә кайларга оча. Менә үзебезнең тыкрыкка кайтып җиттем. Ә анда машина тора. Ничек аның кырыннан үтәргә? Үттем. Ышкылып. Шуннан соң бүтән мотоцикл руленә үрелмәдем. Ә сеңлем укып бетерүгә машина йөртү таныклыгы алып, машинада йөри дә башлады.
    Еллар үтә торды... Кызыгам бит инде машинада йөрүчеләргә. Военкоматка эш белән барган саен, ДОСААФ ишек төбеннән әйләнәм. Керергә йөрәк җитми. Шулай да бер тәвәккәлләдем бит. Керсәм, укырга группа җыялар. Ике урын бар. Язылып чыктым. Укулар башланды. Инструктор беренче көннән үк рульгә утыртып, шәһәр урамына алып чыгып китте. Үзенә бик зур җаваплылык алган бит инде. Бүген мин аны рәхмәт хисләре белән искә алам. Миңа энем: «Резидә апа, син укырсың да, экзаменнарын да бирерсең, ләкин машина йөртә алырсың микән?» - дип шик белдерде. Ә миндә үҗәтлек җитәрлек. Курку да җиңелде.
    Беренче тапкыр үзем генә рульгә утырган көн бүгенгедәй исемдә. Олы улым белән табибка язылган идек. Әтисенең эше килеп чыкты. Тәвәккәлләдем. Кайтканда төп юлга кушылган урында ЮХИДИ хезмәткәрләре тора. Барлык ятлаган кагыйдәләр хәтердән үтте. Арттан бер машина кычкырта. Аллага шөкер, исән-имин кайтып җиттек. Әкренләп үз-үземә ышаныч артты.
    Машина йөртүнең уңай яклары да бик күп шул. Барасы җиреңә тиз генә барып кайтасың. «Попутка» көтеп вакыт уздырмыйсың. Балаларны төрле түгәрәкләргә йөртергә уңайлы. Күрше авылдагы әти-әнинең хәлен белеп кайтам дисәң... Рәхим ит.
    Вакыт үтү белән машинаны тыңларга, сиземләргә өйрәнәсең. Юлда авыр хәлдә калмас өчен, бу бик мөһим. Руль артына утырган һәркем үзе, пассажирлары һәм юлчылар, җәяүлеләр өчен дә җаваплылык ала. Йомгаклап шуны әйтер идем. Юл бик зур игътибарлылык, сабырлык, тәрбиялелек, бер-береңә хөрмәт белән карауны сорый.
    Мин үзем «Ходайга тапшырдым» дип чыгып китәм, «Аллага шөкер, кайтып җиттем» дип капкадан кайтып керәм. Һәр сәфәр имтихан бирү төсле. Юлда йөрүче һәркемгә имин юллар телим.
    Сөйкемле туташлар, гүзәл хатын-кызларыбыз, конкурсыбызның дәвам итүен искәртеп үтәбез. Сездән хатлар көтеп калабыз.

    Теги: бәйге
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: