Якты юл
  • Рус Тат
  • Машинам – ышанычлы юлдашым

    Хатын-кыз машина йөртүчеләр арасында уздырыла торган «Машинам - ышанычлы юлдашым» бәйгесенә хатлар килү дәвам итә. Бүген газета укучыларыбызга Иске Дөреш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фәүзия Габсаматова һәм Мусабай-Завод урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Резидә Гәрәева хатларын тәкъдим итәбез. Алар конкурска түбәндәге эчтәлекле хатлар юллаганнар.

    «Минем техника белән бәйле булган кызыклы, маҗаралы вакыйгаларым хәтердә бик күп саклана. Аларның барысын да кәгазьгә төшерсәң, бер җыентык чыгар иде, мөгаен. Шулай да кайберләрен сезнең хозурга тәкъдим итмәкче булам.
    Минем өчен машинада йөреп китү авыр булмады. Чөнки мин VIII сыйныфны тәмамлагач та, мотоцикл руле артына утырдым. Ә мотоциклда йөрергә мине әти өйрәтте.
    Без үскәндә әтинең өр-яңа «Иж Юпитер - 3» мотоциклы бар иде. Ул мотоцикл әтинең чын дусты иде инде. Кая барса да мотоцикл белән. Көтү көткәндә дә ышанычлы ярдәмче. Шул көтү көткәндә өйрәндем дә инде мин ул тимер атны иярләргә.
    Машинада җиңел йөреп китүемнең тагын бер сәбәбе: IX сыйныфта безгә трактор йөртергә өйрәттеләр. Укытучыбыз Шамил Нәҗметдинов безгә трактор төзелешен һәм юл йөрү кагыйдәләрен бик җентекләп аңлатты. Ә «вождение» сабакларын миңа печән басуында әтием белән энем өйрәттеләр. Печән басуында йөреп, җәй буе «матайда» көтү көтеп, техникага мәхәббәтем артты, шактый ук шомарып та җиттем. Ә инде X сыйныфны бетергәндә безгә 3нче класслы тракторист таныклыгы биреп чыгардылар.
    Заманалар үзгәрә торды, без дә үстек, мотоцикллар да машинага алмашынды. Әти дә «Москвич» машинасы алды. Беренче тапкыр машина руле артына утыруым да шул көтү көткәндә булды. Көне буе көтү көтеп, кайтыр вакыт җиткәч кенә коеп яңгыр яуды. Әти: «Мин сыерларны куып кайтам, син машинаны алып кайта алырсың микән?» - ди. «Алып кайтам!» - дидем дә менеп утырдым. Әйтүе генә ансат, машина «матай» түгел ул, тыңлыйсы килми, юлы да тайгак, җитмәсә. Сеңелем Миләүшәне утырттым да кайтып киттем. Машинаны капка төбенә алып кайтып туктаттым. Кайтып җиткәнче шабыр тиргә батканмын, куллар калтырый, тез буыннары тотмый. Ләкин сер бирмәдем. Шулай итеп, үземә ышанычым артты. Авыл арасында рәхәтләнеп йөрим. Ләкин машина йөртү таныклыгы булмаган килеш олы юлга чыгып булмый. 1999 елның февраль аенда «права» алу максатыннан автомәктәпкә укырга кердем. Беренче ныклап йөреп киткән машинам «Девятка» булды. Юлга чыгып киткәндә: «Аллага тапшырдым!» - дип чыгып китәм. Ә инде кайтып туктагач: «Аллага шөкер, бүген дә исән-сау йөреп кайттым!» - дип сөенәм.
    Минем «Ласточкам» (машинамны яратып шулай атыйм) - ышанычлы юлдашым! Тизлек яратсам да, юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрергә тырышам. Хатын-кыз шоферларга хөрмәт белән карыйм. Алар ничектер саграк, игътибарлырак йөри кебек.
    Ир-атлар арасында да төрлесе бар. Урта һәм олы яшьтәге ир-атлар хатын-кыз шоферларга күбесенчә аңлап, ихтирам белән карый. Ә яшьләр түземсезрәк. Алар юл бирергә яратмый. Кагыйдә бозарга да күп сорап тормыйлар.
    Юл хәрәкәтендә катнашучы җәяүлеме ул, ат йөртүчеме, машина яисә трактор йөртүчеме, ир-ат яки хатын-кызмы, «Мерседес»та яки «Жигули»да йөрүчеме - юл кагыйдәләре барыбыз өчен дә бертөрле, юллар уртак. Юл саксызлыкны гафу итми! Шуңа күрә, юлларда бер-беребезгә ихтирамлы булыйк! Барыбызга да исән-сау әйләнеп кайтырга язсын», - дип язган безгә Иске Дөреш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фәүзия Габсаматова.
    - Машина йөртү таныклыгы алганыма 14 ел инде. Әмма минем беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә машинага утырып чыгуыма 17 ел булды. Шул турыда тулырак язып үтәсем, газета укучыларны таныштырасым килә, - дип башлаган хатын Мусабай-Завод урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Резидә Гәрәева. - Ул вакытта безнең якта авыл көтүе йөри торган җир койма белән уратылып алынган иде. Сыерларны шунда кертеп җибәрәләр дә, койма тирәли әйләнеп, күзәтчелек итәләр: мал-туар койманы ватып чыкмаганмы янәсе. Менә безгә дә көтү чираты җитте. Улым Алмаз белән малларны җыйдык та илтеп яптык, аннары кире өйгә кайтып ашарга алып килмәкче булдык. Тормыш иптәшем колхозда көтү көтә, ул берничек тә эшеннән кала алмый иде. Ишегалдында җиңел машина «ВАЗ-алтылы» тора, көтүгә җәяү генә тәпиләмичә, машина белән барырга булдык. Чыгып утырдык, ачкычны бер боруга машина гөлт итеп кабынды, әмма, никтер, машина гел алга кузгала, берничек тә артка бармый. 9 яшьлек Алмаз әтисенең ничек артка кузгалганын аңлатып тизлек рычагын басып артка каерырга кирәклеген дә өйрәтә, әмма тырышуларыбыз бушка. Моңа карамастан машинада йөрисе бик тә килә бит… Урамга чыгып бастык та берәр ир-атның урамнан узганын көтә башладык. Көткән ир-атыбыз бик тиз пәйда булды. Ул машинаны урамга чыгарып бирде… Әйдә, утыр да чап, Тукай әйткәнчә, атны да куасы юк, бары тик газга гына басасы. Килеп җиттек шулай көтү җиренә. Мөстәкыйль рәвештә бернинди практикасыз машина йөртүчеләрне сынагандай, төшке аш вакытында коеп яңгыр явып китте. Басу юлларыннан күтәртелгән юлга ничек менәрбез микән дип ярты көн борчылып йөрүләрем дә юкка гына булган икән, тимер атыбыз юеш, үзле балчыкта да туктап калмыйча безне исән-сау килеш алып кайтып җиткерде. Машинада беренче чыныгу шулай узды…
    Әмма минем тимер ат белән дуслыгым мәктәп елларыннан ук башланды. VII сыйныфта укыганда абыйларым мине мотоцикл йөртергә өйрәткән иделәр. Җәйге каникул вакытында әнигә бирелгән чөгендер басуын өч тапкыр эшкәртеп чыгарга, ә көзләрен җыеп, кисеп тапшырырга кирәк иде. Шул чөгендер басуларына без - 3-4 бала гел тимер атка - матайга утырып йөри башладык. Әкренләп абыйлар мәктәп тәмамлап, авылдан чыгып китә тордылар. Ә мотоцикл безгә ике кызга - сеңелем белән миңа калды. Җәйге көннәрдә матайда җилдереп эшкә йөрүләре бик рәхәт тә, әмма аны кабызулары бик авыр иде, аякларга типмәсен дип кирза итекләрне үзебез белән йөртә идек. Үземнән җиде яшькә кечерәк сеңелемне, студент елларымда җәйге каникулда авылга кайткач, өйрәтергә булдым. Ул вакытта ишегалдында ике тәгәрмәчле тимер ат тора иде. Алып чыктык та кабыздык, аны кабызганда аякка да типми, сеңелемә аңлаттым да үзен генә утыртып җибәрдем. Ул яхшы гына кузгалып китте. Әмма урамны әйләнеп килә дә, ничек туктатыйм соң, туктатырга өйрәтмәдең бит, дип кычкыра… Мин аңлатканчы уза да китә үзе. Ике-өч тапкыр шулай әйләнгәч, матай тизлеге әкренәйгән вакытта, сеңелем белән бергә аудылар. Алай сеңелемә зыян килмәде, икесе дә исән-саулар.
    Хәзерге вакытта да машина - минем ышанычлы юлдашым. Аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Эшем буенча да еш кына юлларга чыгып китәргә кирәк була. Соңгы елларда җыелышлар, семинарлар да күбәеп китте, җитмәсә алар төштән соңгы вакытка куела. Иртән укыткач, җыелышларга барып җитәргә минем дустым - машинам булыша. Шуңа күрә машина йөртә белүемә сөенеп туя алмыйм. Беркемгә ялынып торасы юк, чыгасың да утырасың һәм барасы җиреңә бик тиз генә барып та җитәсең. Юлларда йөргәндә төрле хәлләр була: тәгәрмәч тишелсә аны тиз генә алыштырып кую да, глушитель төшеп калгач, машина астына кереп аны ныгытып куюлар да, машина сүнеп калса, аның свечаларын сүтеп алып чистартулар да, фильтры тыгылса, аны алыштырып яки алып атып турыдан-туры тоташтырып куярга да туры килә.
    Машина ул эштә дә, ялда да ышанычлы дус һәм ярдәмче. Минем ерак җирләргә: Казан, Октябрьск, Туймазы, Лениногорск, Әлмәт, Питрәч, Зәй шәһәрләренә сәфәр кылганым бар. Юлда бик сак йөрергә, бар игътибарны бирергә тырышам, шуңа башкаларны да кагыйдәләрне үтәп, игътибар белән йөрергә чакырам. Ир-атларның да хатын-кызларга карата фикерләре үзгәрсен иде. Минемчә, хатын-кызлар руль артында үзләрен бик җаваплы тоталар, алар катнашында аварияләр дә азрак була. Бөтен кешегә дә хәерле юллар, имин көннәр теләп калам, - дип язган безгә Резидә ханым.
    P. S. Бәйгегә йомгак ясарга санаулы көннәр генә калып бара. Әле җитешергә була, язмаларыгызны редакциянең электрон адресына һәм Вконтакте челтәрендәге төркемгә (http://vk.com/club54482574) җибәрә аласыз. Бүләккә бизәнү әйберләре алу өчен сертификатлар әзерләдек. Конкурсыбызның иганәчеләре - Бәткедән эшмәкәр Валерий Бакалдин, Бикләннән депутат Васил Сафин.

    Теги: бәйге
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: