Күңелне кузгаттың, «Якты юл» ...
Газетаның төрле конкурслар игълан итүе, кемгә ничек, миңа бик ошый. Андый бәйгеләр уйланырга, эзләнергә этәргеч бирә, кемнең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтә, күңелне кузгата. «Кемгә нәрсә, бетлегә мунча» дигәндәй, кечкенәдән үк машина җене кагылган миңа. «Автоледи-2014» конкурсы игълан ителү күңелемне кузгатты. Тик газетага язып җибәрергә һич кыюлыгым җитми генә. Конкурска нәтиҗә...

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чаллыга Кою заводына, анда да машиналар тирәсенә, запас частьлар складына мөдир булып урнаштым. Биредә еш кына «Москвич-пикап» машинасында йөри идем. Бервакыт завод тирәли йөргәндә (бозлавык иде) тормозга китереп басуым булды, машинам барган юлыннан икенче якка борылды да куйды. Туктагач, машина хуҗасына карап торам, ачулануыннан куркам, ә ул тыныч кына: «Нәрсә карап торасың, борыл әйдә, гаражга киттек», - дигәч, эчкә җылы керде. Шулай, машина ул дорфа кыланганны, кинәт басканны яратмый.
Кинәт басу дигәннән, тагын бер вакыйга искә төште. Авылга кайтканда басу юлына чыккач, машина йөртеп карарга булдым. Кызыбыз артта йоклап ята, аңа 4-5 яшьләр булгандыр. Теге вакыттагы сабак онытылып киткәндер инде, тагын тормозга кисәк бастым бит, балам утыргычтан идәнгә егылып төште. Ул вакытта балам өчен куркуларым, шөкер, берни дә булмады тагын.
Ә машина йөртү теләге, кем әйтмешли, сүнми дә, сүрелми дә. Машинабыз да бар, йөртү таныклыгым юк. Иремнең бик укытасы килми, минем өчен курка. Ниһаять, күндердем мин моны. Абыемның кызы Альмира белән 2004 елда «Престиж» уку пунктында укып, таныклык алып чыктык. Укуы бер дә кыен булмады, чөнки шактый тәҗрибә туплаган идем бит инде. Бүгенгедәй исемдә, Чаллыга эшкә барырга кирәк, ә иремнең ял көне. Янәшәсендә утыртып йөртеп карамаган да килеш, мине утыртып җибәрде бу. Күзкәйдән чыгып китүгә үк яңгыр сибәли башлады. Шулай да акрын гына эш урыныма барып җиттем. Кире борылып кайтасы да бар бит әле. Шунда гына чамалап алдым: мин артка чигенә белмим икән бит. Үзебездә эшли торган Айдар исемле егет машинамны борып бирде. Шулай итеп, исән- сау кайтып җиттем. «Миннән шул кадәрле туйган идеңмени, ничек мине ышанып чыгарып җибәрдең »,- дип иремә үпкәмне белдердем. «Башсыз хатын түгел, йөреп кайтачак дип ышанып калдым артыңнан», - дип миңа канатлар куйгандай итте ул. Беренче адымнарны ясаганда андый ышаныч та кирәктер кешегә.
Еллар үткән саен тәҗрибә тупланды. Хәзер инде мин тормышымны машинасыз күз алдына да китерә алмыйм. Машинада йөрү стажым 10 ел. Соңгы 4 елда көн дә машинада йөрим. Юлда йөргән автомобиль йөртүчеләргә теләгем шул: бер-беребезгә ихтирамлы булыйк, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтик, юлларыбыз хәерле, имин булсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз