Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Районда пенсия турындагы белемнәрне күтәрү кампаниясе старт алды

2018 елның 25 сентябрен Пенсия фонды пенсия буенча белемнәрне күтәрү көне дип игълан итте. Бу көнне бөтен республикада укучылар һәм студентлар өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләре турындагы дәресләр узды. Безнең районда шундый дәрес Биклән урта мәктәбендә үткәрелде. Аны Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев алып барды.

Дәрестә укучыларга пенсия хокукларының ничек формалашуы, СНИЛС картасының ни өчен кирәклеге турында, яшь чактан ук булачак пенсияң турында кайгыртуның мөһимлеге һәм ни өчен «ак хезмәт хакы» алу кирәклеге турында җентекләп сөйләнде.
Пенсия турындагы белемнәрне күтәрү көне укучы яшьләр арасында олы мәгълүмати-аңлату кампаниясенә старт бирде. Дәресне тыңлаган укучылар Instagram социаль челтәрендәге үз битләрендә #МояПенсия #ЕдиныйденьПенсионныхЗнаний һәм #ХочуЗнать хештеклары белән фотолар да урнаштырдылар.
Пенсия турындагы белемнәрне күтәрү кампаниясе ел ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм мондый дәресләр районның барлык мәктәпләрендә үткәреләчәк. 
Шунысын да әйтергә кирәк, пенсия фонды тарафыннан мондый акцияләр уздыру традициягә кереп бара. Әйтик, узган ел Пенсия фонды укучы яшьләр өчен «Мәктәп укучыларына – пенсия турында» дип исемләнгән интернет-ресурсын эшләтеп җибәргән иде. Әлеге сайт укучыларга Россиядә пенсия системасының оештырылуы һәм үз пенсияңне формалаштыруны ничек дөрес итеп башлау турында сөйләде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X